Логотип
Хәбәрләр

«Миләүшәнең ошаган ягы – балалар белән бергә булуы»

Данир Сабиров соңгы әңгәмәсендә гаиләсенә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Биредә ул гаиләләрендәге гореф-гадәтләре, кызлары һәм булачак кияүләрен нинди итеп күз алдына китерүе хакында сөйләде. Әлеге әңгәмәне сезгә дә укырга тәкъдим итәбез.

– Үзегезнең гаиләгезне идеаль дип әйтә аласызмы?

– Идеал төшенчәсен һәрбер кеше төрле  аңлый. Без үзебез өчен идеаль җайлаштык, миңа калса.

– Моны ничек аңларга? 

– Һәрбер кеше үз эшен белә. Иртән торуга Миләүшә ашарга әзерләп куя. Мин үземнең яраткан эшем белән шөгыльләнәм, ә ул мине хуплый. Миләүшәнең ошаган ягы – балалар белән бергә булуы.

– Булачак кияүләреңе нинди итеп күз алдына китерәсең? Бай яки гади егетләр булсыннармы?

– Яхшы күңелле кешеләр булсыннар иде. Әлбәттә, яхшылык белән генә дөньяны алып барып булмый, тырыш булсыннар. Тормышта төрле хәлләр була, акчасызлык та зур проблема. Шул ук вакытта чамалы булсыннар, чөнки тора-бара акча кешене боза. Нидер булса, Миләүшә: «Деньгами мне не затыкай рот», дип әйтә, ул аның яраткан сүзе.

Тулы әңгәмә: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк