Логотип
Хәбәрләр

Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!

Каюм Насыйриның туган көне февральдә үтте. Ул чакта массакүләм мәгълүмат чараларында да, халык арасында да резонанс купты, чөнки шундый зур дата – мәгърифәтче, тел галимы, язучы, тарихчы, тәрҗемәче Каюм Насыйри тууга 200 ел тулу уңаеннан күренерлек зур чаралар үткәрелмәде. Махсус тәңкә чыгарылуын һәм «Соединяющий миры» фильмын исәпкә алмаганда. Алар турында да инде “искитәрлек зур эш эшләнде”, димәс идем. Финанс ягыннан ниндидер проблема булган, дигән сүз дә йөрде. Кызганыч... Тик, ни генә булса да, Каюм Насыйри музее бу түгәрәк датаны искә алмыйча калмады. Музейда күренекле мәгърифәтчегә багышланган чаралар үткәрелү дәвам итте. Алай гына да түгел, ниһаять, музейда ремонт һәм реставрация эшләре башланды. Шул уңайдан музей мөдире Кадрия Хәлимова белән әңгәмә коруны урынлы дип таптык.

 

- Беренче карашка, нәзберек, кечкенә генә кыз бала өстенә шундый зур, җаваплы эш – Каюм Насыйри музее мөдире булуны йөкләгәннәр. Син монда кайчаннан бирле эшлисең?

- 2023 нче елның сентябреннән бирле. Аңа кадәр Казан Кирмәнендәге Дәүләтчелек тарихы музеенда фәнни хезмәткәр идем. Каюм Насыйри музеенда мөдир булырга тәкъдим иткәч, куркып кына ризалаштым. Ләкин мондагы мохит, тарих мине шулкадәр кызыктырды, шуңа күрә бу эшкә алынырга булдым.

- Бүген музейда ничә кеше хезмәт куя?

- Без өчәү – ике фәнни хезмәткәр һәм мин. Күп кеше музейда нинди эш бар инде, дип уйлыйдыр. Ләкин бу алай түгел... Һәрхәлдә, безнең музейда хезмәткәрләр җитми.

- Экскурсияләр үткәрү, фәнни эшчәнлек алып бару, конференцияләрдә катнашу, документация өчен җаваплылык та бар, бик яхшы аңлыйм. Ничек өлгерергә?

- Эш өйгә кайта инде (көлә). Шунсыз булмый. План буенча үткәрелергә тиешле экскурсияләр дә бар бит әле. Бу юнәлештә инде без мәктәпләр, югары уку йортлары белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Барысын да музейда узучы чараларга җәлеп итәргә тырышабыз. Кызганыч, кайберәүләр Каюм Насыйри музеен кайда икәнен дә белми. Монда музей урнашкан урын да сәбәпчедер, бәлки. Чөнки, бер яктан карасаң, бик уңайлы, матур урын. Икенче яктан караганда, без Иске Татар бистәсенә дә кермибез, үзәктә булып та исәпләнмибез. Аерым бер дөнья кебек яшәп ятабыз. Күпләр безнең музейга килгәч, гарәп графикасы белән язылган китапларга карап, аларны Коръән дип уйлыйлар. Ләкин гарәпчә Коръән генә язылмаган бит. Геометрия, алгебра һәм башка фәннәр дә гарәп шрифты белән татарча язылган. Шулар турында сөйләгәч, кунаклар шакката. Тарихка күз салсак, 4 тапкыр шрифт үзгәртеп тә телне саклап калгансыз, дип гаҗәпкә калалар. Музей ишекләрен беренче тапкыр ачучылар белән беррәттән, безнең даими кунакларыбыз да бар: янәшәдә генә булган Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкертләре музейга гел йөреп тора, Руханилар семинариясеннән дә еш киләләр, чөнки Каюм Насыйри анда укыткан. Менә шулай янып яшибез. Көндәлек эштән аерылып, башка чаралар да уздырабыз. Үткәрелә торган чараларның төрлелеге дә безнең өчен бик мөһим. Андый чаралардан кәеф күтәрелеп, илһамланып каласың. Күптән түгел Иран консулы белән чара узды. Фарсы телендә язылган шигырьләрне укып, алар турында сөйләштек. Музей кабат ачылганнан соң фарсы телен өйрәнү буенча түгәрәк оештырырга килештек. Безнең музейда күп китаплар иске татар телендә язылган, иске фарсы телендә язылганнары да җитәрлек. Ул китапларның күбесе әле тәрҗемә ителмәгән. Алга таба оешачак түгәрәк кысаларында алар да тәрҗемә ителер, дип көтәбез.

- Алары инде бинада ремонт һәм реставрация эшләре төгәлләнгәч булыр, әйеме? Бу бай тарихлы бина күптән ремонтка мохтаҗ иде бит. Гомумән, ул ничәнче елда төзелгән?

- Тарихка карасаң, ул 19 гасыр ахырында төзелә. 1970 нче елларда монда ике тапкыр янгын була. 90 нче еллар ахыры 2000 нче еллар башында ул төзекләндерелә.

- Димәк, 19 нчы гасырдагы бина сакланмаган дияргә дә була?

- Кызганыч, бу шулай. Нигезе, кайбер өлешләре генә калган. Ләкин бүлмәләр кайда, ничек урнашуы турында мәгълүмат, истәлекләр сакланып калган. Каюм Насыйри үзе бу бинаның беренче катында яшәгән. Бу тулаем аның йорты булмаган, ул монда ике бүлмәне үзенең ерак туганы, Гали мәчете мулласы Мөхәммәтбәдыйг Хөсәеновтан арендага алып тора. Заманында бу бинада гомумән күп гаиләләр яши. 20 нче гасырның 70 нче елларында монда малосемейкалар да урнашкан була. Вакыт-вакыт истәлекләр яңартырга килүчеләр һаман да бар. Каюм Насыйриның ерак нәсел дәвамчылары Игъламовлар, Бариевлар килеп: “Ишегалдының бу өлешендә атлар тора иде, менә бу өлеш бераз башкарак иде”, – дип сөйләгәннәре дә булды. Насыйриның турыдан-туры нәсел дәвамчысы юк – балалары булмый. Шуңа ерак туганнары гына килеп истәлекләр белән уртаклаша.

Каюм Насыйри музее

- Музей бинасы һәм ишегалды чыннан да бик матур, үзенә тартып тора. Ә ни өчен моңа кадәр бинага тиешле игътибар күрсәтелмәде икән? Чират җитмәгәнме? Яки аның белән шөгыльләнүче дә булмадымы икән?

- Төрле сәбәпләр булгандыр инде. Хәзер бу зур эшкә алынуга юбилей елы булу да тәэсир иткәндер. Ремонт һәм реставрациягә генә түгел, яңа китаплар чыгару, күргәзмә ясау, фәнни-гамәли конференция уздыруга да өстәмә акча бүлеп бирелде. Музей мәдәни мирас объекты булып исәпләнә. Шуңа Рәис кул куйды, акча инде бүленеп бирелде.

- Каюм Насыйри үзе яшәгән өлештәге музей бүлмәсендә экспозиция бер дә үзгәрми дип беләм. Ремонттан соң нинди үзгәрешләр булачак?

- Әйе. Әлегә музей үзгәрешләрсез тора. Аерым залда Каюм Насыйри хезмәтләре буенча узучы күргәзмәләр циклы бар. Хәзерге күргәзмә календарьләргә багышланган. Каюм Насыйри беренчеләрдән булып календарьләр чыгара башлый бит. Ә ремонттан соң яңа экспозиция булачак, аның инде дизайн-проекты әзерләнде. Музейда Насыйри үзе кулланган ике генә оригиналь әйбер бар – сәгать-хронометр һәм кул таягы. Татарстан Республикасы Милли музеенда глобусы да саклана. Хезмәтләрен карасак, алар Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге китапханәсендә сирәк кулъязмалар бүлегендә, Татарстан Республикасы Милли архивында һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында саклана. Ул фондлар безнең өчен һәрвакыт ачык, без алар белән даими элемтәдә. Реконструкциядән соң музеебызда Каюм Насыйриның шәхси әйберләре тагын да күбрәк булыр, дип ышанабыз.

- Ремонт, реконструкция эшләре кайсы вакыт аралыгында үтәчәк?

- Июньдә башланган ремонт һәм реставрация 6-7 ай дәвам итәр дип көтелә. Моның өчен 40 миллион 300 мең сум акча бүлеп бирелде. Музейның фасады да, эчке бизәлеше дә архивтагы документларга нигезләнеп яңартылачак. Ишегалды өлеше дә бик җентекләп эшләнер дип ышанабыз. Монда бит шулкадәр күп кызыклы әйберләр казып чыгарырга мөмкин. Музейның бакчасында керамика кисәкләре табылып тора, тәңкәләр дә күренгәли. Реставрация вакытында казу эшләре булачак, мин ул процессны түземсезлек белән көтәм инде, чөнки тагын әллә нинди көтелмәгән табылдыклар чыгарга мөмкин.

Каюм Насыйри музее

- Музей эшчәнлегендә тагын нинди яңалыклар көтелә?

- Хәзерге вакытта Казаннан Югары Шырданга кадәр тур-маршрут әзерлибез. Аннан кала, музейда башланып, Иске Татар бистәсен үз эченә ала һәм Мәрҗани һәйкәле янында тәмамлана торган җәяүле экскурсия планга кергән. Ел дәвамында күргәзмәләр циклын да туктатмаячакбыз. Шулай ук тематик чаралар уздыру да күздә тотыла: фильмнар күрсәтү, музыкаль кичәләр үткәрү һ.б. Экскурсияләр һәм остаханәләр дә булачак.

- Музей ябык вакытта сез бу чараларны кайда үткәрәчәксез?

- Милли музейда, филиалларда, кайбер мәктәпләрдә үткәреләчәк. Музейда эшләр барган чакта мондагы барлык экспонатлар да, җиһазлар да Милли музейга күчерелеп торачак.

- Каюм Насыйри шәхесенә кайчакта игътибар җитеп бетми кебек...

- Каюм Насыйри искитәрлек дәрәҗәдә күпкырлы шәхес була бит ул. Төрле фәннәрдән китапларны татарчага тәрҗемә итә, аяк киеме, төрле җиһазлар ясый, музыка уен коралларында уйнап шаккатыра. Татарлар арасында беренче булып Казанда дөньяви мәктәп ача, беренче татар сүзлеген яза. Аның исеме белән “беренче” дигән төшенчә гел янәшә бара. Күп телләр белә – татар, гарәп, төрек, рус телләрендә иркен аралаша.

- Бу кадәр тирән белемнәр, затлылык аңа нәселдән килгәндер инде?

- Башлангыч белемне ул туган авылы Югары Шырданда әтисенең мәктәбендә ала. Аның бабасы да, атасы да төрле хезмәтләрне гарәпчәдән русчага тәрҗемә иткәннәр, рус телен үзлектән өйрәнгәннәр. 1841 нче елдан 1855 елга кадәр Каюм Казанда бишенче мәхәллә мәдрәсәсендә укый. Аннары Казан Руханилар Семинариясендә рус, татар телләрен укыта башлый. Шул сәбәпле татар җәмәгатьчелегенең күпмедер өлеше аны мыскыллап, сөймичә, “урыс Каюм” дип тә йөртә. Белемгә омтылуы, күпкырлы булуы гаиләдән килгәндер инде. Әти-әни нигезеннән аерылып китеп, Казанда төпләнгәч тә, әтисе аңа хатларында гел: “Китап язып кына тормыш итеп булмый, кул остасы булырга, телләрне өйрәнергә, һәръяклап үсештә булырга кирәк. Рус телен бел”, – ди. Ә ул заманнарда татарлар руслардан бик аерылып яши. Каюм Насыйри беренчеләрдән булып ике милләт арасында мәдәни күпер сала: татар балаларына рус телен өйрәтә, рус китапларын татарчага, татарча китапларны русчага тәрҗемә итә. Шуларга өстәп, ул әле монда абыйсының сәүдә эшләре белән дә шөгыльләнә – Печән базарында гына сатып утырмый, ә Болакның икенче ягына да чыгып эшчәнлек итә. Ә аның беренче энциклопедик сүзлек төзүе аерым урын алып тора. Ул бит шул рәвешле күп кенә рус галимнәрен татар дөньясы белән мавыктыра.

Каюм Насыйри музеенда чәй

 Май ахырында Каюм Насыйри музее ишегалды подиумга әйләнде һәм модельләр шушы подиум буйлап заманча татар киемнәреннән үтте. Стилист Исмаил Сафиулов килгән кунакларга татар киемнәренең заманча укылышын тәкъдим итте, үткәндә һәм бүген киелә торган киемнәр арасындагы охшашлыклар һәм аермалар турында сөйләде. Музей мөдире Кадрия Хәлимова әйтүенчә, бу чараның төп максаты – татар мәдәниятенә, күбесенчә Каюм Насыйриның хезмәтләренә игътибарны юнәлтү, әлеге матур костюмнарда миллилегебезне күрсәтү һәм кунакларга таныту булды.

Ә чара чыннанда милли бәйрәмгә әйләнде, чөнки килгән кунаклар милли ризыкларыбызны татып карый, үләнле чәйләр эчә алды – музей ишегалдында мул өстәл әзерләнгән иде; татар халык җырларына попурри тыңлап ләззәтләнде – кичә барышында “Бәйрәм” фольклор ансамбле җырлады.

Хәзер инде бинадагы ремонт һәм реставрация эшләре төгәлләнүне, бина ремонтта чакта музей башка локацияләрдә үткәрәчәк кызыклы чараларны көтәргә генә кала.

Каюм Насыйри музеенда мода күрсәтү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021