«Җәлләп куям үзегезне...»

Танылган журналист һәм блогер Айсылу Лерон инстаграмда «Совет-киңәш» һәм «Серләшик» төркемнәрен алып бара. Әлеге төркемнәр бик популяр булу сәбәпле, биредә булган язмаларны урлап, башка төркемнәргә урнаштыралар икән. Бу хакта Айсылу үз тасмасында яза.

«Совет-киңәш» һәм «Серләшик» шулкадәр популяр ки, кайбер иптәшләр аның уңышын кабатлау максатыннан группаларымның клоннарын булдырды. Ярар, яңасын уйлап чыгара алмагач, кабатлап утырудан башка чараң юк инде. Чурт с ним. Әмма дә ләкин минем төркемгә килгән хатларны урлап, үзләренең сәхифәләренә куючыларны ничек акларга?

Инде ничә мәртәбә язды подписчиклар, «минем хатым нигә башка аккаунтта чыккан?» дип.
Нәрсә дип әйтим соң, бу группаларга язучы юк, күрәсең. Шулай дип аңларга кирәктер. Хәер, группага язмау ул бит әле, башка берәүнекенә кереп, аның контентын үзләштерергә кирәк дигән сүз түгел, шулай бит?..

«Иптәш-дускайларым», (бу төркемнәр артына кемнәр яшеренгәндер, белмим, беләсем дә килми) үзегезнең булдыксызлыкны гына күрсәтәсез бит... Хәтта җәлләп куям үзегезне. Ачу сакламыйм. Ләкин бу гамәлләрегез сезне бизәми дип кенә әйтәсем килә. Язылучыларым миңа ышанып яза. Ә мин үз чиратымда аларның ышанычын акларга тырышам. Ихлас булсагыз, сезгә дә язарлар. Ә болай үз дәрәҗәгезне генә төшерәсез», – ди ул соңгы постында.

Фото: @iceluleron

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1109
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Акчаң булса, син - җырчы!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
790
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1239
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1012
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
786
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1168
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
834
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы