Лилия Хәйруллина ник егетләр белән йөрмәгән?
Җырчы Лилия Хәйруллинага сез мәктәп елларыннан бик нык үзгәрдегез, дигән хәбәрләр килә икән. Лилия бу фикерләр белән килешә. Чыннан да ул мәктәптә тыйнак булган, яшьтәшләре белән дә бик аралашмаган, о...
Җырчы Лилия Хәйруллинага сез мәктәп елларыннан бик нык үзгәрдегез, дигән хәбәрләр килә икән. Лилия бу фикерләр белән килешә. Чыннан да ул мәктәптә тыйнак булган, яшьтәшләре белән дә бик аралашмаган, очрашып йөргән егете дә булмаган. «Миңа егетләр белән аралашу ошый иде, мин аларга егет буларак түгел, дус буларак карый идем», дип яза Лилия. Үзен ул «китап корты» дип атый. Ул һәрвакыт укуга бирелгән, күп түгәрәкләргә йөргән. Сыйныфташ кызлары мәктәп артына чыгып тәмәке пыскытканда да, Лилия аларга иярмәгән, үз принципларына тугры калган. Лилия әйтүенчә, аның балачагы «дөрес балачак» булган. Аның фикеренчә, балалар мәктәп елларында тәртипле булсалар, алдагы тормышта да шулай дәвам итәчәк. Лилияне бүгенге җәмгыятьнең хәле борчый. Ул, мондый темалар күтәргәч берәр партиягә керергә җыенамы икән әллә, дип борчылмагыз, дип шаяртып та куя.
Ә сез мәктәп елларында ниндирәк идегез?
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк