Хәбәрләр
«Котлаулар кабул итәм»
Азат Абитов күңелле яңалыгын җиткерә.
Азат Абитов күңелле яңалыгын җиткерә. Өч ел тәнәфестән соң җырчы янә футбол белән шөгыльләнә башлаган.
«Сезгә шатлыгымны әйтәсем килде. Мин бүген операциядән соң беренче тапкыр футбол уйнадым. Инде өч ел уйнамаган, форма юк, хәл җитми, хаталар күп. Шулай да шатлыгым эчемә сыймый. Алга таба ныклап шөгыльләнергә, элекке форманы кире кайтарырга исәп. Котлаулар кабул итәм», – дип сөйли ул.
Искәртеп китик, узган елны Азат Абитов тезенә операция ясаткан иде. Җырчы 2010 елда ук тезенең сеңерләрен өздергән, ләкин төрле сәбәпләр аркасында операцияне 10 елдан соң гына ясатырга булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк