Логотип
Хәбәрләр

Коронавирустан прививка: бер айлык балага!

Бүгенге көндә балаларны коронавирус инфекциясеннән саклауның  нәтиҗәле чаралары аз

Гамалеи исемендәге Үзәк бер айдан зуррак булган балаларда вакцина куллану ысулларына патент алган. Бу хакта Роспатент матбугат хезмәте хәбәр итә. «Стационарларга Covid-19 диагнозы белән еш кына  яшь пациентлар эләгә, шуңа бәйле рәвештә бу төркемне яклау мөһим. Бүгенге көндә балаларны коронавирус инфекциясеннән саклауның  нәтиҗәле чаралары аз», — диелә хәбәрдә. Мондый препаратларны эшләү җиңел түгел, чөнки балаларның иммун системасы өлкәннәрдән аерыла.

Билгеле булганча, Россиядә 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен коронавирустан вакцина теркәлде. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренә караганда, препарат декабрь азагына әйләнешкә керәчәк.

Фото: прививка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк