Логотип
Хәбәрләр

“Концертың килеп чыкмаячак”, - диделәр...

Узган ел “MINGAZOV төркеме таркала”, - дигән хәбәр интернетта таралу белән күңелгә шом кергән иде. Бердәнбер татар кавер-төркеменең ябыласына ышанып булмады. Озак та үтмәде, февраль аенда әлеге төркем имеш-мимешкә нокта куеп, барлык тамашачысын беренче сольный концертына җыйды. Гади генә концерт түгел, ә заманча диско-концерт булды бу…

Төркемнең төп солисты, Казанның И.Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятен тәмамлаган бик талантлы егет - Ильяс Минһаҗев белән концерттан соң бераз хәл алгач очраштык. Билгеле, әңгәмә үзеннән-үзе шул концерт темасыннан башланып китте.

  • Ильяс, менә ниһаять, тамашачыгызны бер концерт залына җыйдыгыз. Кавер-төркем булгач, сезне күпләр ишетеп белә иде инде, ә менә якыннан күреп танучылар алай ук күп булмагандыр. Сольный концертыгыздан соң нинди фикердә калдыгыз?
  • Мондый грандиоз дәрәҗәдәге концерт беренче булуы белән кадерле икән. Шөкер, “ошамады” дигән фикерләр килмәде, тамашачы канәгать калды кебек. Мин, төркемнең җитәкчесе буларак, үземә бик зур җаваплылык алдым. Без бу эшне тиешенчә башкарып чыктык кебек. Концертка 3 ай әзерләндек.
  • Шулай да, концерт кую идеясе төркем барлыкка килгәч тә туган идеме?
  • Минем балачактан ук нәкъ менә “Пирамида” концертлар залында концерт кую максатым бар иде. Продюсер белән эшләгәндә син ирекле рәвештә эшләмисең. Без, аннан киткәч, тизрәк зур сәхнәгә чыгарга теләдек. Һәм менә чыктык…
  • Син концертыңда “тормыш авырлыкларын күрдем” дип сөйләдең. Синең балачак, үсмер елларың ничек узды? Авырлыклар күбрәк иҗатыңа бәйлеме, шәхси тормышыңамы?
  • Мин гап-гади авыл малае. Тумышым белән Әлмәт районы Габдрахман авылыннан. 9 яшемнән әтисез үстем, соңрак бабам белән җизни миңа әти булдылар. Тормышымда зур роль уйнаган җизнине дә югалттым. Әнием минем дустым булды. Икенче таянычым - бертуган апам Айгөл. Без аның белән бик охшаган. Ләкин күпләр аптырап: “Сез егет белән кызмы?” дип сорый. Иҗаттагы авыр вакытларга килгәндә, продюсердан китү булгандыр. Шул дәвер эчендә күп кешене сынадым. Популярлашып килгәндә, шуның белән файдаланучылар да булды. Якын дус дип йөргәннәр дә тора-бара югалды.
  • Белүемчә, сез “MINGAZOV” төркемен продюсердан сатып алдыгыз?
  • Безнең аның белән эшли башлаганда килешү (контракт) булмады. Алай да, без аңа рәхмәт йөзеннән рәхмәт әйттек - проектны сатып алык. Ә бит мин аңа “Проектны үзем белән алып китәм”, - дия ала идем. Мин алай эшләмәдем.
  • Ничә сумга сатып алдыгыз?
  • Беренче суммасы 14 миллион иде…
  • Аннары?..
  • Аннары эш тагын да катлауланды: ике як та үзенең хаклы булуын аңлата башлады. Сумма шактый кимеде…Ай саен рассрочкага түләп барабыз.
  • Димәк, концерттан кергән акча да шуңа түләргә китте?
  • Әйе. Аренда өчен миллионнан ярым акча китте. Гомумән мин егетләргә ул концерттан “плюс”та калмаячакбыз, дип кисәткән идем инде. Әле өстәвенә “Концертың килеп чыкмаячак”, - диючеләр дә булды. “Пирамида”да мең ярым кеше җыелды. Эшне башлагансың икән, ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Мин дә бит, иҗат дип янмасам, киртәләр белән көрәшмәс идем. Димәк, шулай тиеш булган.
  • Син бит әле колагыңа операция дә ясаттың?
  • Минем уң колагым гомумән ишетми иде. Аңа ике операция ясадылар: беренчесе 6 сәгать, икенчесе 3 сәгать ярым барды. Анда алган наркоздан һаман да айнып булмый әле - күп әйбер онытыла башлады. Колак мәсьәләсен табиб әле тиз генә төзәләчәк димәде, кабат операция кирәк. Әлегә барыргамы-юкмы икәнен уйлыйм. Анда бит бер айга дип чыгып китәргә кирәк. Икенчедән, мин инде күнектем дә кебек. Көллияттә укыганда хорда алган тәҗрибә булышкандырмы, чыгышларымда кыенлык сизмим. Теләсә кайсы җырның тональностен ишетәм.
  • Зур сәхнә белән беренче тапкыр кайчан таныштың?
  • Профессиональ рәвештә мин 16 яшьтә сәхнәгә чыктым - апам белән бии идек. 2018 елның 1 сентябрендә “MINGAZOV” төркеменең беренче чыгышы булды. Ул вакытта продюсерның барабанчы белән гитаристы бар иде. Мине төрле конкурсларда катнашканымны аңа кемдер әйткән булган. Шуңа солист буларак ул мине чакырды. Үзем белән баянчы дустым Рүзәл Зыятдиновны алдым. Иң беренче эшебез Илназ Сафиуллиннарның туенда булды. Анда бик күп танылган артистлар бар иде. Ул вакытта безнең репертуарда 10-15 җыр булгандыр.

  • Бүлдереп сорыйм әле, Ильяс, мин сине ТМТВның “Яңа Йолдыз” проектыннан хәтерлим…
  • Әйе, әлеге проектның беренче сезонында катнашып супер-финалына үттем.
  • Ул сиңа ниндидер файда китердеме?
  • Мине Бауман урамында таный башладылар. Проект миңа иҗат итәргә этәргеч китерде. Супер-финалда Эльвира Мифтахова җиңде. Мөмкинлек дигәндә, безгә “Барс Медиа” белән хезмәттәшлек тәкъдим ителде, ягъни алар безне “Татар җыры”, “Татарча солянка” кебек проектларга чакыралар. Рәсми төзелгән контракт юк.
  • Хәзер аңлашылды, инде кавер-төркеме иҗатына кире кайтыйк. Бүгенге көндә репертуарда ничә җыр бар?
  • 6 ел эшләү дәверендә 80нән артык җыр тупланган, ә гомумән башкарган җырлар саны 120гә җитә. Без барлык хитларны алып бетердек инде. Әлегә яңа хит җырларга күңел тартмыймы, әйтә алмыйм. Казах, төрекчә җырлар башкару турында уйланабыз. Татар эстрадасына яңа сулыш кертәсе килә. Мин шәхсән татар эстрадасын бик тыңламыйм, әмма Россия һәм чит ил артистлары иҗатын күзәтәм. Беләсезме, кайбер җырчыларга “бэнд” фишкасы хас, алар тере барабан тавышына җырлый. Бездә татарда андый күренеш сирәк.
  • Сезнең төгәл аудиторияне билгеләү кыендыр?
  • Без аны 18 яшьтән 60 яшькә кадәр дип билгеләсәк тә, интернет платформага карап аерыла ул. Безне өлкәннәр дә тыңлый, чөнки репертуарыбызда аларның яшьлек җырлары бар. Безне яшь буын да тыңлый, чөнки җырлар яңартылып заманча тәкъдим ителә.
  • Син, кавердан тыш, үзеңнең автор җырларыңны да башкарасың. Хитлар арасында алар күләгә астында калган кебек тоелмыймы?
  • Минем җырлар “Ильяс Минһаҗев” исеме белән чыга, ягъни төркемнән тыш йөри. Әлбәттә, кавер-төркеме калачак. Әмма тамашачылар үземнең автор җырларымны да тыңлый, сорыйлар. Һәр җырны чыгаргач, ротациягә бирәм. Финанс ягы белән проблемалар булса, социаль челтәр аша тамашачыга җиткерергә тырышабыз. Аларны банкетларда да башкарам. “Күләгәдә кала” дип башкармыйча, иҗат итми калганыбыз юк. Концертта да автор җырларына максималь рәвештә басым ясадык. Бүгенге көндә 4 җырым бар - “Җанашым”, “Һәр кешенең үз бәхете”, “Үпкәләттем”, “Кавыштыр безне, мәхәббәт”. Алар дүртесе дә төрле.
  • Үзең җитәкче булгач авыр түгелме?
  • Кыенлыкларсыз булмый инде ул, әмма алар чишә алмаслык мәсьәләләр түгел. Безнең администратор бар, алга таба директор алу турында уйланам. Әмма әлегә билгесез.
  • Җыр авторлары, башкаручылары белән конфликт чыкканы юкмы?
  • Аллага шөкер, барысы да белән мөнәсәбәт әйбәт. Без, билгеле, җырны түләп алабыз. Шуңа күрә авторлар белән аңлашылмаучанлыклар чыкканы юк.
  • Банкетларда чыгыш ясагач, артистлар белән еш аралашасыңдыр?
  • Барысы белән дә эшләп чыктым бугай инде.

  • Концертыгызда Айдар Галимов та чыгыш ясады…
  • Ул кызык килеп чыкты. Охранага алдан “Мин сәхнәдә җырлаганда кеше менгермәгез”, - дип кисәтеп куйдым. Ә Айдар абыйның менәчәген әйтмәгәнмен. Берзаман “Мин сине гомерем буена” җырын җырлаганда сәхнәгә менәалмыйча басып торган Айдар абыйны күрдем. Охрана менгерми генә бит! Айдар абый: “Это моя песня. Я хочу разобраться”, - ди икән аңа. (көләбез) Аңлата торгач, менгерделәр. Бу чыгыш алдан сөйләшенмәгән иде, импровизация рәвешендә башкарып чыктык. Ә бергә җырлыйсыбыз билгеле иде. Концертка остазым Винера Ганиева да килде, аның белән дә җырлыйсы идек, әмма диско-формат булганга, киләсенә күчердек.
  • Димәк, бу концерт әле соңгысы түгел?
  • Якын киләчәктә зуррак масштабны колачларбыз дип ниятлибез. Әлегә “Пирамида”да үткәнен видеолар аша карап анализлыйбыз, программаны уйлыйбыз.
  • Костюмнарыгыз өчен кем җаваплы?
  • Безнең үзебезнең кием стилисты бар. Ул костюм дизайнын уйлый, тукыма табып тегә. Хәзерге көндә 6 образыбыз бар.
  • Шәхси тормышыңа, ялга вакыт каламы?
  • Мин ике җирдә генә ял итәм - авылда һәм концертта. Шушы 23 яшемдә тулысынча иҗатка бирелгән кеше инде мин. Шәхси тормышка да вакыт юк. (көлә). Минем булдыра алганча күбрәк иҗат итеп, матур яшәп каласым килә. Мин шушы яшемә җитеп бер нәрсәне аңладым: юлда очраган кешеләрнең күбесе матур сөйләргә мөмкин. Әмма гамәле белән матур кешене аралый белү мөһим. Беркайчан да курыкмаска һәм максатларга тугры булырга кирәк. Аллаһ Тәгалә хәерле юлларны ача ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк