Логотип
Хәбәрләр

Әкият кызы

Татар Дәүләт «Әкият» курчак театры коллективында гаҗәеп үзенчәлекле шәхесләр иҗат итә. Шундый сабый җанлы, эчкерсез һәм талантлы артистларыбызның берсе ‒ Рәмзия Фәйзуллина. Татарстанның халык артисты дигән олуг исемне горур йөртүче Рәмзия ханым 28 октябрь көнне «Әкият» бинасында үзенең түгәрәк юбилеен билгеләп узды. Дүрт дистәдән артык гомерен ул балалар сәнгатенә багышлаган. Әлеге изге юлны сайлавына бүген дә шатланып туя алмый.

Актрисаның эше, дәрәҗәсе, таланты хакында ул баш- карган 100 дән артык роль сөйли. Әйтик, «Камыр-батыр»да ‒ Сөмбел, «И, Кызык Шүрәле»дә ‒ Таңчулпан, «Хан кызы»нда ‒ Гаделмәләк, «Җылантау»да ‒ Алтынай, «Бардым күлгә, салдык кармак...»та ‒ Гөлсем, «Гасырдан озын гомер»дә ‒ Найман-ана, «Ак күлмәктә ‒ кара елан»да ‒ Зөләйха, «Су анасы»да ‒ Су анасы, «Кәҗә белән Сарык» та ‒ Кәҗә, «Әлдермештән Әлмәндәр»дә ‒ Хәмдебану, «Авыл эте Акбай»да ‒ Актырнак һәм башка рольләре онытылмаслык.

Бүгенге көндә курчак театры нәрсә белән яши, еллар узган саен тамашачы үзгәрәме һәм башка сорауларны артистның үзенә бирергә булдык.

‒ Рәмзия апа, курчак театрына беренче тапкыр кайчан килдегез?

‒ Балачакта җырчы булырга хыяллангач, ун сыйныфны тәмамлап, Казанның музыкаль училищесына укырга керергә дип килдем. Үзем мин Сарман районыннан. Ходай рәхмәте белән яхшы кешеләр мине курчак театрына тәкъдим иттеләр. 1979 елның августыннан бирле мин «Әкият» курчак театрында эшлим. Бүген әлеге юлны сайлавым өчен сөенеп туя алмыйм.

‒ Ун сыйныфны тәмамлаган кыз бала өчен театрда беренче вакыт бик авыр булгандыр?

‒ Яшермим, урамнан килеп кергән бала буларак, катлаулы вакытлар булды. Хәзер дә исемдә, эшли башлаган көннәрдә Рабит Батулланың «Өйләнер чак» спектакленнән миңа ике роль бирделәр. Ике курчак тоттыргач, күз яшьләремә кадәр елаган вакытлар хәзер дә күз алдымда. Курчаклар бик авыр иде, хәтта кулларым «кылтыркылтыр» килгән чаклар булды. Аннары театр белән без элек гастрольләрдән кайтып керми идек. 45шәр көн район-шәһәрләр буенча йөрергә туры килде. Шунысы да миңа авыр бирелә иде.

‒ Курчак Сезнең өчен ул нәрсә?

‒ Курчак мине рухландыручы, тукландыручы. Мин шуның кадәр курчакларга ияләштем, хәтта вакыты белән аларсыз миңа күңелсез дә булып китә. Әлбәттә, аны тора-бара гына аңлыйсың икән шул. Авыр бирелгән рольләрем булмады, барысын да аңлап уйнадым. Дөресрәге, мин сәхнәдә яшим.

‒ Сезнеңчә, курчак театрында ничә яшькә кадәр эшләп була? Кайбер спектакльләрдә чабарга, үрмәләргә, биергә дә туры килә бит?

‒ Чыннан да, яшь узган саен, бөтен спектакльләрдә дә уйнап булмый. Безнең репертуарда күбесенчә ширмовой спектакльләр, минемчә, анда төрле яшькә кадәр эшләргә була. Кайбер спектакльләрдә шундый авырлыклар булса инде, рольләрне яшь артистларга бирәләр. Күбрәк миңа кызларны уйнарга туры килде. Менә әкренләп-әкренләп Әби рольләренә күчеп барам. Мәсәлән, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Хәмдебану роле, «Әлфия» спектаклендә ‒ Әлфияне һәм башкалар. Ә үзем мин сәхнәдә чабам, биим, җырлыйм да, яшь кызлар кебек дисәм дә була (көлә).

‒ Бүгенге көндә театр репертуарында олылар өчен спектакльләр шактый. Сезгә ошыймы әлеге үзгәрешләр?

‒ Әлбәттә, без бик шат. Элекке театр репертуарында популяр комедияләр даими куела иде. Мәсәлән, Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү», Юныс Сафиуллинның «Кыямәт көне» спектакльләре. Аннан соң күп кенә еллар без балалар өчен генә уйный башладык. Театрыбызга сәнгать җитәкчесе итеп Илгиз Зәйниев куелгач, репертуарыбыз шактый үзгәрде. Көндез балалар өчен, кичләрен театрыбызның заллары буш тормасын әле, олылар да курчак театрына килергә омтылсыннар, диде Илгиз Газинур улы.

‒ Олылар ияләшеп беттеме соң? Заллар тулымы?

‒ Аллага шөкер. «Әлдермештән Әлмәндәр» ике сәгатьтән артык бара, зурлар тын да алмый курчак спектаклен карый. Гомумән, бүгенге көндә театр үзенең иҗади үсешенең искиткеч чорын кичерә. Театрыбызда бик күп кызыклы вакыйгалар оештырыла: лабораторияләр, фестивальләр, семинарлар, мастер-класслар, иҗади очрашулар һәм юбилей чаралары.

‒ Әле күптән түгел сезнең театрда «Авыл эте Акбай» спектакленең премьерасы узды. Бу пьеса күп еллар Камал театры сәхнәсендә зур уңыш белән барды. Сезнең премьераны тамашачы ничек кабул итте?

‒ Премьераны бик җылы кабул иттеләр. Композитор Марат Әхмәтшин искиткеч матур җырлар язды. Динамик сюжетлы, гаҗәеп матур музыкаль спектакль туды безнең репертуарыбызда. Туфан абыйның кызы Әлфия ханым да премьерага килгән иде. Искиткеч Акбай өчен зур рәхмәтен белдерде. Театрыбызның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев курчак спектаклен ширма артында уйнала торган классик курчак спектакле итеп чыгарды. Бу форматны без бик сагынганбыз икән. Чөнки «Мырау батыр» спектаклебез тере планда уйнала. «Тыпырдык» спектаклен без бөтенләй фойеда уйныйбыз.

Гомумән, Илгиз Зәйниев белән эшләү бик рәхәт безгә. Һәрбереребезне тыңлый белә ул, киңәшләшә. Ул искиткеч талантлы кеше. Идеяләре кайнап тора, ниятмаксатлары зурдан, көн дә яңалык ача ул безгә. Илгиз Газинуровичның иҗат чишмәләре саекмасын, нәни тамашачыны һәм олыларны яңа спектакльләре, яңа пьесалары белән сөендереп торсын.

‒ Курчаклар ярдәмендә тамашачыга җитди мәсьәләләр хакында бәян итеп буламы?

‒ Ничек кенә әле. Мисалга Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» әсәрен генә алыйк. Тарихны онытмаска өйрәтә торган тирән мәгънәле әсәр. Гомумән, курчак театры сәнгате бер урында тормый, ул үсә, яңа жанрлар барлыкка килә. Күп кенә курчак театрлары техник яктан катлаулырак спектакльләр куя, яңа ысуллар куллана. Бу тамашачылар өчен дә мөһим. «Алтын битлек» номинациясендә номинантлар исемлегенә генә күз салсак, ел саен бөтен Россия буенча курчак театрлары күбрәк номинацияләнә. Безнең театрыбыз да бер урында тормый, чөнки курчак театры ‒ курчак һәм ширма гына түгел. Мәсәлән, театрыбызда күптән түгел «Шүрәле: яңа фантазия», «Misterioso con anima», «Дитя Аллаха» кебек эксперименталь спектакльләр чыкты.

‒ Бүгенге көндә үзегезнең тормышыгызда нәрсә булса да үзгәртер идегезме?

‒ Аллага шөкер, яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Карагыз, нинди матур бинада эшлибез, бөтен шартлар бар. Спектакльләребез тулы залда уйнала икән без бик бәхетле. Улым минем инде Казан Дәүләт аграр университетының беренче курсында укый.

‒ Рәмзия апа, сорауларга җавап бирүегез өчен рәхмәт. Сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас котлыйм, саулыксәламәтлек, иҗат уңышлары теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк