Логотип
Хәбәрләр

«Хәтта ике аяксыз килеш тә мин илемне сакларга әзер»

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан популяр блогер Рөстәм Нәбиев армия хакында үз фикерен белдерде. 

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан популяр блогер Рөстәм Нәбиев армия хакында үз фикерен белдерде. Рөстәмнең сүзләре буенча, ул әле дә үз илен сакларга әзер.

«Мин һәрвакыт илемнең патриоты булдым, мин беркайчан да армиягә бармый калу турында уйламадым. Әйе, хәзер армия башка, ләкин мин бу мәктәпне узарга теләдем.

2015 елның 24 июнендә мине армиягә алдылар. Мин, үзем теләгәнчә, Омскига ВДВга эләктем. Әйе, үзем шунда алуларын сорадым.

Мин 18 көн генә хезмәт итеп калдым. Ләкин Ватаным алдындагы бурычымны тулысынча үтәдем, дип саныйм.

Дәүләт, министрлык тарафыннан битарафлык һәм ришвәтчелек булуга карамастан, тагын ни дә булса килеп чыкса, мин илемне сакларга басачакмын. Хәтта ике аяксыз килеш тә. Чөнки бу илдә минем гаиләм, минем балаларым, минем өем», – дигән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк