Логотип
Хәбәрләр

«Ходай сакласын»: Фирдүс Тямаев халыкны борчуга салган

«Туганнар, дуслар шалтырата, әни елап беткән»...

Юл кырыенда танышлары белән туктап торган Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның машинасын видеона төшереп алып, артист юл һәлакәтенә очраган, дигән гайбәт чыгарганнар.

«Туганнар, дуслар шалтырата, әни елап беткән. Дус малайның машинасы сүнгәч, башка машиналар бәрелмәсен өчен үземнекен аркылы куеп туктап торган идек. Шул арада төшереп алып, ДТПга эләккән дип хәбәр таратканнар. Борчылмагыз, минем белән барысы да яхшы», ‒ дип тамашачыларын тынычландыра артист. Алай гына да түгел, артистның юл һәлакәтенә эләгүе хакында ялган хәбәр тараткан кеше бу хәлдән «Мескен, ДТПга эләккән», ‒ дип көлеп язган.

«Авариягә эләккән кешедән беркайчан да көлмәгез, минем ярты гомерем юлда үтә. Юлда төрле хәлдә калган кешеләр бар, һәрвакыт туктап ярдәм итәбез. Дошманыма да хәерле имин бллар телим!» ‒ дип язган артист үзенең Инстаграм челтәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк