Логотип
Хәбәрләр

«Ходай гомерләр бирсә, җырлыйбыз әле, Илһам абый»

Узган атнада гына Илһам ага Шакировның туган авылында бөек җырчыбызга һәйкәл ачылды. Биредә Хәмдүнә Тимергалиева да катнашкан иде...

Узган атнада гына Илһам ага Шакировның туган авылында бөек җырчыбызга һәйкәл ачылды. Биредә Хәмдүнә Тимергалиева да катнашкан иде...

Халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Разил Вәлиев әлеге көннән кичерешләр белән уртаклашты.

«Барыбызның да кәефләре бәйрәмчә. Без Хәмдүнә белән озакламый чыгачак китабы хакында да сөйләштек, аны ничек итеп халыкка тәкъдим итү турында фикер алыштык. Мин аңа сүз арасында гына:« Син кайларда укып, ничек итеп мондый осталыкка, мондый популярлыкка ирешә алдың?» – дип сорау бирдем. Ул озак уйлап тормады:«Мин Габдулла Рәхимкулов һәм Илһам ага белән еллар буе гастрольләрдә йөрдем. Шулай итеп Габдулла агай мәктәбен уздым, Илһам ага консерваториясендә укыдым», – диде дә Илһам Шакиров һәйкәленә карап башын иде. Аннары: «Ходай гомерләр бирсә, җырлыйбыз әле, Илһам абый», – дип өстәп куйды».

Бөек шәхесебез белән хушлашу бүген 10 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була. Җырчыны Казанда җирләячәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк