Логотип
Хәбәрләр

Хәния Фәрхи турында кино булачакмы?

Соңгы вакытта бу хакта сүзләр ешрак ишетелә башлады.

Соңгы вакытта бу хакта сүзләр ешрак ишетелә башлады.

Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина җырчы турында кино төшерергә уйлый. Шул турыда ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә язган.

«Кояшым минем, син бүген минем белән булдың. Икебез генә белгән серләр бар. Вакыт җитәр, мин аларны бер кино итеп халыкка җиткерермен. Без икебез бербөтен булдык. Мин һаман шулай дип яшим», — дигән ул.

Татар эстрадасының Примадоннасы турында кино төшерү хыялы булуын «Интертат»ка продюсер Миләүшә Айтуганова да сөйләгән иде.


Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк