Логотип
Хәбәрләр

КФУ Милли педагогика институтын булдыру белән бәйле проблемаларны белдерде

Гамәлдәге юридик мәгариф кырына нинди милли мәгариф туры килүен билгеләү мөһим, дип билгеләп үтте Рамил Хәйретдинов. Казан (Идел буе) федераль университетында Татарстанда Милли педагогика институт...

Гамәлдәге юридик мәгариф кырына нинди милли мәгариф туры килүен билгеләү мөһим, дип билгеләп үтте Рамил Хәйретдинов.

Казан (Идел буе) федераль университетында Татарстанда Милли педагогика институты булдыру белән бәйле проблемаларны белдерделәр. Сүз закон каршылыклары һәм концептуаль нечкәлекләр турында бара, дип ачыклык кертте «Татар-информ» агентлыгына КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында югары уку йорты белән Мәгариф һәм фән министрлыгына милли мәгарифнең бөтен структурасына кагылышлы мәсьәләләр комплексын эшләргә һәм Милли педагогика институтын булдыру мәсьәләсен төгәлләргә йөкләде.

Агентлык әңгәмәдәше белдергәнчә, мәгариф өлкәсендә «милли интеллегенциядән без ишеткән ниятләрне тулысынча гамәлгә ашыру өчен» документлар һәм законнар камил түгел.

Институтның гамәлдәге юридик мәгариф кырына һәм милли мәгариф системасына туры килүен билгеләү мөһим, дип билгеләп үтте Рамил Хәйретдинов. Аның сүзләренчә, кадрларны табарга һәм әзерләргә була, «җәмгыять без институтка салган парадигманы кабул итәргә әзерме икәнлеген аңлау мөһим».

«Мин оптимист һәм КФУ тирәсендә ачык шәхесләр һәм кыска вакытта Президент куйган бурычларны хәл итү мөмкинлеген бирүче методикалар бар. Сайланган концепцияләр телне генә өйрәнергә түгел, ә шәхес формалаштырырга ярдәм итәр, дип өметләнәм. Бу, мөгаен, иң мөһимедер, чөнки милли институтлар һәм университетлар – ул барыннан да элек элиталар формалаштыру инструменты», – дип тәмамлады сүзен агентлык әңгәмәдәше.

Фото: архив

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк