Логотип
Хәбәрләр

«Кеше күрмәсә ярар иде моны...»

Ни дисәгез дә, Илсөя Бәдретдинова үзенең язмалары белән кешедә кызыксыну уята белә. Инстаграмдагы соңгы язмасы дә нәкъ шундый.

Ни дисәгез дә, Илсөя Бәдретдинова үзенең язмалары белән кешедә кызыксыну уята белә. Инстаграмдагы соңгы язмасы дә нәкъ шундый.

«Кеше күрмәсә ярар иде моны», – дип уйлый-уйлый кия торган пижамагыз бармы ул сезнең дә? Миндә бар. Күпне күрде ул минем белән. Һәрбер табы үзе бер тарих! Юарга ыргыткан саен бүтән кимәм инде, юам да, ташлыйм, дип уйлыйм.  Юылгач, киптерергә эленә. Кипкәч, үтүкләнә... Үтүкләгәч, киелә... Бик матурлары да бар үзе. Ләкин монысы якын. Йомшак. Рәхәт. Ямьсе-е-ез... Үземнеке! Ташламыйм. Кулым бармый. Бирнәм ул минем! Шуны киям дә ятам...» – дип яза ул.

Илсөя Бәдретдинова популярлыгына карамастан, гади, эчкерсез һәм туры сүзле булып кала белде. Мөгаен, шуңа да аны күпләр яратадыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чибарга чикман киса да килеша ди ки илсоя ташлама