Логотип
Хәбәрләр

Күңелсез хәбәр: Зөлфәт Зиннуров китә

Зөлфәт Зиннуровның ТНВ телеканалында «Башваткыч» тапшыруын алып барганын беләбез. Җәвит Шакировтан соң Зөлфәткә халык авырданрак ияләшкән кебек булды, 5 ел үтеп тә киткән инде. Хәзер инде менә Зөлфәт тә китәргә булган, чөнки аңа сайларга кушканнар, радио яисә телевидение. Ул бит әле «татар радиосы»ның иртәнге эфирларын да алып бара иде. Ул радионы сайлаган. Бу хакта үзе болайрак дип яза:

«Җәмәгать, сәламнәр! Бу фотода аңлашыла инде, әйе, ТНВдан киттем. Башка кешеләрдән төрле имеш-мимешләр ишеткәнче, үземнең аккаунтта хәбәр итәргә булдым. Юк, берәү белән дә сүзгә килмәдек, талашмадык-сугышмадык. Белгәнегезчә, мин параллель рәвештә Татар радиосында да иртәнге тапшырулар алып барам. Шуңа күрә тнв җитәкчелеге мине сайлау алдына куйды: я радио, я телевидение. Телевидениегә 2000 нче елда килеп кергән идем, 20 ел вакыт үтеп тә киткән! Ужыс, куркыныч саннар. Башваткычны инде 5 елдан артык алып барам, тамашачылар да ялыккандыр, нинди дә булса яңалык кирәк дип кат-кат уйлаганнан соң радионы сайларга булдым. Нәрсә дисәң дә, иҗат юлымны 11 нче сыйныфта укыганда ук радиодан башлаган идем бит.

Башваткыч тапшыруын яратып караучы Хөрмәтле Тамашачым, зур рәхмәтләрем иң беренче Сезгә, тапшыруның командасы: режиссер Зөлфирә Мөхәммәдиева, мөхәррирләр Әлфирә Мәһдиева, Миләүшә Гариповага һәм оператор/монтажёр/тавыш операторы егетләренә! Матур итеп эшләдек, Аллага шөкер! Кем белә, бәлки әле киләчәктә тагын бергә эшләү насыйп булыр.

Ә хәзер иң мөһиме: Башваткычта алып баручы итеп кемне күрергә теләр идегез? Чынлап, языгыз әле, чөнки җитәкчеләргә кемнедер тәкъдим итәргә онытып та җибәрергә мөмкиннәр».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зиннур бик матур алып бара иде