Казанда чүп-чарны аерым җыю савытларына рус һәм татар телләрендә мәгълүмат язачаклар
Казанның Авиатөзелеш районында куелачак чүп-чарны аерым җыю савытларына рус һәм татар телләрендә мәгълүмат язачаклар. Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе ур...
Казанның Авиатөзелеш районында куелачак чүп-чарны аерым җыю савытларына рус һәм татар телләрендә мәгълүмат язачаклар. Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин шул хакта хәбәр итте.
Биредә август башыннан сынау режимында чүп-чарны аерым җыю системасын гамәлгә кертәчәкләр. 109 мәйданчыкта чүп-чарны аерым җыю өчен 428 контейнер урнаштырачаклар. Аларның һәркайсында рус һәм татар телләрендә мәгълүмат урын алган төсле наклейкалар ябыштырылачак, диде Гыйниятуллин.
Әйтик, сары наклейкалы контейнерлар сәнәгый эшкәртү өчен яраклы коры калдыклар (газеталар, пыяла банкалар, полиэтилен пакетлар), соры төстәгеләре исә дымлы калдыклар (азык-төлек, реклама буклетлары, кием-салым) өчен билгеләнгән, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Куркыныч калдыклар (батарейкалар, градусниклар) өчен 10 экобокс урнаштыру күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк