Казан халкына ничә сум җитми?

Казан халкына  бәхет өчен күпме акча кирәк? Аена  174 мең сум!  Ярты ел элек ул 163 мең, ә 2021 елның гыйнварында 158 мең булган. Әмма бу 174 мең Казанны 9 нчы урынга гына куя. Башка шәһәрләрдә яшәүчеләргә бу аз! Иң зур бәяне мәскәүлеләр атаган - аена 228 мең сум. Владивостокта яшәүчеләргә - 204 мең,  Ростов-на-Дону халкына  198 мең сум җитә.  Топ бишлек  рейтингына  Санкт-Петербург (192 мең сум) һәм Екатеринбург (186 мең сум) керде.

Бәхет өчен Хатын-кызларга ир-атларга караганда азрак кирәк: 35 яшьтән 44 яшькә кадәрге гражданнар 155 һәм 203 мең сум сорый.  24 яшьтән кечерәк россиялеләргә  аена нибары 126 мең сум кирәк.

Казанда яшәүчеләр Яңа ел һәм агымдагы ел каникулларын бәйрәм итүгә уртача бер кешегә 18,4 мең сум акча тотарга ниятли. Бу сумма узган ел күрсәткечләреннән  шактый артык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
525
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гүзәл тагын якынын югалтты...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы