Логотип
Хәбәрләр

Кайда илем?

Гарәф Фәхретдиновның сугышка кадәрге тормышы исә башка меңнәрчә яшьләрдән берни белән дә аерылып тормый. Бөгелмә төбәгенең Карабаш авылында туып үсә ул. 15 яшендә Урта Азия ягына китеп, педагогика училищесын тәмамлый, укытучы булып эшли.

КАЙДА МИНЕМ ИЛЕМ?

Әлмәт театры тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Кайда минем илем?» спектаклен Камал театры бинасында казанлыларга күрсәтте. Аның режиссёры – Ильяс Гәрәев, музыкаль бизәлешне эшләүчеләр – Юрий Чаплин һәм Марат Яхъяев, пластика буенча режиссер – Ярослав Францев. Спектакль, Бөек Ватан сугышы чорында немецларга әсирлеккә эләгеп, легионда хезмәт иткән Гарәф Фәхретдинов истәлекләренә нигезләнә. Альметьевский театр

Гарәф Фәхретдиновның сугышка кадәрге тормышы исә башка меңнәрчә яшьләрдән берни белән дә аерылып тормый. Бөгелмә төбәгенең Карабаш авылында туып үсә ул. 15 яшендә Урта Азия ягына китеп, педагогика училищесын тәмамлый, укытучы булып эшли. 1941 елны 20 яшендә армиягә алынып, канкойгыч сугышларның берсендә әсирлеккә эләгә. Фашистларның әсирләргә карата күрсәткән кешелексез гамәлләрен исенә төшергәндә герой әле дә сискәнеп китә, сыкрана, хәтта тавышы калтыранып чыга. Ачлык-ялангачлык, кыйналу-кимсетелү күпләрне үлем хәленә куя. Гарәф ага аяк-кулларын өшетүдән саклау өчен иске шинель итәген кисеп, шуннан бияләй һәм носки тегеп кияргә мәҗбүр. Ә инде рәттә торган хәлдә келәшчә белән әсирләрнең алтын-көмеш тешләрен суырып алу турында сөйләгәндә чирканыч булып китә.
Билгеле әсирләр арасында төрлесе булып, арада үз теләге белән дошман ягына чыгучы да булгандыр, әмма күпчелегенең исән калу өчен әлеге адымга баруында, мөмкинлек булу белән туган илгә тугрылыгын исбат итәчәгендә шик юк. Гарәф аганың истәлекләре һәм аларның спектакльдә артистлар тарафыннан тамашачыга җиткерелүе әнә шуңа хезмәт итә. Белгәнебезчә, легионерларның зур күпчелеге туган иленә карата бернинди хыянәт кылмый, киресенчә, хәрби документлардан күренгәнчә, 1943 елны совет гаскәрләренә каршы җибәрелгән ике легион, немец офицерларын юк итеп, белорус партизаннарына кушыла. Моның белән алар күпчелеген татарлар тәшкил иткән Идел-Урал легионына керүчеләрнең асылда патриотлар булып калуын раслый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк