Логотип
Хәбәрләр

Кариев театрында «Мио, мой Мио» әкияте буенча спектакль әзерләнә

Санкт-Петербург режиссёры Кариев театрында «Мио, мой Мио» әкияте буенча спектакль әзерли. Премьера 2020 елның ноябренә планлаштырылган.

Санкт-Петербург режиссёры Кариев театрында «Мио, мой Мио» әкияте буенча спектакль әзерли. Премьера 2020 елның ноябренә планлаштырылган.

Театрыбызга Астрид Линдгренның «Мио, мой Мио» әкияте буенча спектакльгә әзерлекне башлар өчен режиссер Екатерина Гороховская җитәкчелегендә Санкт-Петербургтан иҗат төркеме килде: Әнвәр Гомәров (рәссам), Фәгыйлә Сельская (костюмнар буенча рәссам), Евгений Ганзбург (ут буенча рәссам), Николай Куглянт (хореограф). Алар өч көн дәвамында театрыбыз труппасы һәм цех осталары белән таныша.

Премьерасы 2020 елның ноябренә планлаштырылган спектакль Бердәм Россия партиясенең «Театр - балаларга» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте гранты ярдәмендә сәхнәләштереләчәк. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк