Логотип
Хәбәрләр

Кариев театрында елның беренче премьерасы!

7 һәм 8 февральдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 2019 елның беренче премьерасын – «Юлдашның туган көне» спектаклен тәкъдим итә! Тамаша интерактив рәвешендә – монда б...

7 һәм 8 февральдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 2019 елның беренче премьерасын – «Юлдашның туган көне» спектаклен тәкъдим итә! Тамаша интерактив рәвешендә – монда балалар актерлар белән юл кагыйдәләрен өйрәнәчәк, әкияти дөньяга сәяхәт итәчәк. Вакытлыча кече сәхнә уен һәм аралашу мәйданына әвереләчәк.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча сәхнәләштерелгән әкият балаларны юлда һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтә.

Спектакль герое Юлдаш туган көнен түземсезлек белән көтә, чөнки аңа велосипед бүләк итәчәкләр. Шул уйлар белән йоклап китеп, героебыз Светофория дөньясына эләгә. Анда бөтен нәрсә дә юл йөрү кагыйдәләре буенча яши. Ә аларны белмәгән Юлдаш бу илдә нәрсә эшләр?

Автор – Дарья Панина, Булат Бәдриев, режиссер – Эльдар Гатауллин.

Премьера 7 һәм 8 февральдә 13.00 сәгатьтә театрның Кече сәхнәсендә үтәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк