Логотип
Хәбәрләр

Кариев театры Гаяз Исхакыйның әсәрләренә нигезләнеп куелган спектакль тәкъдим итәчәк

22, 23 һәм 24 нче октябрь көннәрендә Кариев театры 34 нче сезонның икенче премьерасын – «Сөннәтче бабай» спектаклен – тәкъдим итә. Режиссёр – театрның баш режиссёры, Россиянең атказанган артисты һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

22, 23 һәм 24 нче октябрь көннәрендә Кариев театры 34 нче сезонның икенче премьерасын – «Сөннәтче бабай» спектаклен – тәкъдим итә. Режиссёр – театрның баш режиссёры, Россиянең атказанган артисты һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай», «Ул әле өйләнмәгән иде...», «Остазбикә», «Кәләпүшче кыз», «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрләренә нигезләнеп куелган спектакль – үзенә күрә бер новеллалар дисбесе. Аның авторлары – Булат Минкин белән Ландыш Әбүдарова – бүгенге көн чынбарлыгыннан үткәнгә күпер суза һәм киләчәккә караш ташларга чакыра.

Беренче карашка – Сөннәтче бабай үз эшенә мөккиббән гади генә авыл карты. Әмма аның гадилеге гади генә түгел. Корбанколый карт сөннәткә утырту белән генә шөгыльләнми, бусагасына килеп елышкан, адашкан җаннарга өмет тә өләшә, юл да күрсәтә. Гомере буе тугырылык саклаган гореф- гадәтләрне, кыйммәтләрне киләчәк буынга тапшырырга омтыла. Бу дөньяда үзеңнән соң лаеклы дәвамчы калдыру – иң зур бәхет түгелмени?

Гаяз Искакыйдан соң узган бер гасыр арасында без ни дәрәҗәдә яңгыраш кичердек? Әллә, киресенчә, читкәрәк тайпылдык яки чигендекме? Спектакль әнә шул хакта уйланырга чакыра.

Ренат Әюпов: «Әлеге спектакльнең идеясе – мәхәббәтнең үлемне җиңүе. Бу очракта мәхәббәт киңрәк төшенчә – ул  гади авыл кешеләреннән алып милләткә булган мөнәсәбәтне үз эченә колачлый. Сөннәтче бабай да милләте өчен җанын бирергә әзер торган, күңелендәге мәхәббәтен һәркемгә тигез бүлә белгән герой.

Спектакльдә хәзерге көндә дә актуаль темалар күтәрелә: катнаш гаиләләр мәсьәләсе, җәмгыятьтә хатын-кызларның тоткан урыны, җәмгыятьтә хатын-кызларга карата яшәгән стереотиплар һ.б. Корбанколый карт аша без Гаяз Исхакыйның гражданлык позициясен күрәбез».

Спектакльнең иҗат төркеме:

Рәссам – Булат Гыйльванов

Композитор – Алмаз Әсхәдуллин

Хореографлар – Алсу Мәгъсүмҗанова, Нурбәк Батулла

Видеограф – Наталья Наумова

Хормейстер – Лилия Зәйнуллина

Спектакльнең фәнни киңәшчесе – Равил Гайнетдинов

Төп рольләрдә:

– Татарстанның  һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр Шакиров;

– Татарстан Республикасының халык артисты Илфат Камалиев.

Чыганак: Кариев театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк