Логотип
Хәбәрләр

Камал театрында «Исәнмесез!?» спектакле премьерасы көтелә

Камал театрында Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча «Исәнмесез?!» спектакленең репетицияләре бара. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы – Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов. Режи...

Камал театрында Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча «Исәнмесез?!» спектакленең репетицияләре бара. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы – Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов.

Режиссер Фәрит Бикчәнтәевның Мансур Гыйләҗев белән тандемы утыз ел элек, диплом спектакле «Бичураны» куйганда ук оеша. Алга таба «Казан егетләре» һәм шул ук спектакльнең дәвамы иҗат ителә. Аннары озак кына иҗади тәнәфестән соң «Курчак туе» куела, менә хәзер «Исәнмесез?!». Башта пьеса киносценарий буларак языла һәм театр соравы буенча сәхнә өчен яраклаштырып үзгәртелә.

Әсәрнең нигезендә, еллар дәвамында бердәмлекләрен югалткан, гади татар гаиләсендә буыннар арасындагы мөнәсәбәт ята. Геройлар туганлык хисләрен кире кайтара алырмы? Әлбәтта бу гади гаилә тарихы гына түгел, ә җәмгыятьнең, милләтнең чагылышы да. Спектакльдә театрның әйдәп баручы берничә буын артистлары катнаша.

Чыганак: kamalteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк