Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
Туфан Миңнуллинның Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган «Гөргөри кияүләре» 600 нче тапкыр уйналды! Спектакль башланганчы тамашачыларга үткән елларда бу спектакльдә уйнаган артистларның сурәтләреннән торган фотоколлажны күрсәттеләр. Аннан «Гөргөри кияүләре»ндә күп еллар Җаграп ролен уйнаган, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин истәлекләр белән уртаклашты.
Рамил Төхвәтуллин: «Хәерле кич, театрны сөюче кадерле дусларыбыз, тамашачыларыбыз. Сәхнә артында торганда, бер яктан шатлыклы да, икенче яктан ямансу да булды. Чөнки озак еллар буе бергә менә шушы тарихи сәхнәдә иҗат иткән шактый артистларның безнең арада булмавы, әлбәттә, күңелгә авырлык китерә. Әмма тормыш дәвам итә. Бүген сез яратып караган, без озак еллар буе яратып уйнаган «Гөргөри кияүләре»н 600 нче тапкыр сәхнәдә сезгә күрергә насыйп була. Бу – тарихи вакыйга. Ә инде тарихка караганда, бу чынлап та озын гомерле, бәхетле спектакль булып чыкты. Аның белән бармаган авыл, шәһәр калмагандыр. Уйлап карагыз: үткән гасырның 95 нче елында премьерасы булды һәм без аны 2009 нчы елга кадәр 407 мәртәбә уйнадык. Ә бүген инде спектакльгә 30 ел! Әйтергә кирәк, тарихта мондый мисаллар бар, әмма сан буенча «Гөргөри кияүләре» беренчелекне тота. Бу спектакльне чыгарган, премьерада катнашкан артистларыбыз да монда: Үринәне уйнаган тормыш иптәшем Илсөя Төхвәтуллина, Бәчке «Бегемот» Әсхәт Хисмәтов, Анук Фәридә Сафина. Без бу спектакльне көн-төн уйнадык, дисәк тә ярый. Сәхнәсе дә төрле булды – зур сәхнәләрдә дә уйнарга туры килде, кеп-кечкенә 3х4ле сәхнәдә дә. Кыскасы, бу бәхетле язмышлы спектакль. Шулай булыр дип беркем дә уйламады. Бу Туфан абыйның шундый бер идеясе булды инде – татар халкының субэтник төркемнәренә багышланган спектакльләр (Сергач мишәрләренә багышланган «Йөрәк маем», мәсәлән). Пьесаны алып килгәндә артистларны җыеп укыталар. Ул көнне Туфан абый үзе укыдымы – хәтерләмим.
Без бик төшенке күңел белән чыктык ул укудан. Ничектер «Туфан абый моны сул кул белән яздымы әллә?» дип уйладык. Ул эскиз формасында иде. Җитлегеп бетмәгән пьеса булып тоелды ул безгә, чөнки репликалары да өзек-өзек әйтелә торган, образлары да аңлашылмый. Чыктык та, «Ярар, тиз-тиз генә уйнарбыз да, бу озак бармас инде» дигән фикергә килдек күбебез, шул исәптән мин дә. Без бик нык ялгышкан булып чыктык.
Чөнки менә шушы кадерле сәхнәдә без аны матур итеп эшләдек. Мәсәлән, минем Җаграпның «кая киттең», «ой, разгоннары» дигәннәре бөтенесе дә язылмаган иде, үзлектән чыкты. Бөтен артистлар да образларга яңа төсмерләр өстәде. Бер яктан гади генә тоелган бу пьеса артистларга импровизация ясарга мөмкинлек бирде. Ә артист өчен импровизация – ул зур шатлык, бәхет, чөнки ул анда ачылып китә. Инде кураж тотсаң, менә шулай дәртләнеп уйнасаң, тамашачы сине күтәрә, якын, үз итә. Бу спектакльнең уңышы да шунда: монда дәртләнеп уйнарга кирәк. Бүгенге көндә дә бу спектакль шулай ук дәвам итә. Теләк телисем килә: әгәр без 30 ел эчендә 600 мәртәбә уйнап сан бәйгесендә беренчелекне алганбыз икән, киләчәк тә шундый якты булсын иде. Тагын бер 30 еллап уйнарга насыйп булсын бу спектакльне һәм заллар тулы булсын!»
Фото – Таңсылу Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк