Логотип
Хәбәрләр

«Исән вакытында кешенең кадерен белеп булмый»

Операциядән кайткач, ул төркеменең үзенә ни дәрәҗәдә тугры булуын да аңлаган. Алар озатып җибәргән, каршы алган. Әнисенә дә авыр булган, гел көчле, актив кешене хастаханәдә күрү һәрвакыт авыр. Өйгә кайткач, Фирдүс Тямаев йорттагы һәр бүрәнәнең кадерле булуын аңлаган. Бөтен әйбергә карата кадер барлыкка килгән. Җырчы сүзләренчә, бүгенге көн проблемасы – кадер булмау.

Рәшит Шамкайның үлемен искә алганнан соң да кадерсезлек темасы күтәрелде. Фирдүс Тямаевның бу темага карата фикерен сорадык.

Шамкай абый утыз өч ел Камал театрында эшләгән, күпме көч куйган, татар милләтендә күренекле кеше бит. Аны шулай озату минем өчен бик мәзәк булды. Театр минем өчен – үрнәк. Аларның шундый адымын аңламыйм. Геройларны шулай күмү матур түгел инде. Дин ягыннан, әйе, тыныч һәм тиз генә күмәргә кирәк. Зур шәхесләрнең берсен алай, берсен болай күмәләр. Чыннан да сорау туа: ник алай? Бәлки, күрә алмау бардыр, мәсәлән, кеше эштән талашып чыгып китә, ди. Ләкин халык бар бит әле.

Исән вакытында кешенең кадерен белеп булмый. Чирләгәндә, дуслар, коллегалар килеп хәлне белсә, рәхәт була, сүз дә юк. Менә эстрададан төшеп калсам, мине дә искә алучы булмас. Теләгем шул: мине теге «музейга» тыгып куймасыннар. Миңа һәйкәл, рәсем – берни кирәкми. Аның өчен җавап бирергә кирәк. Минем туган җирем, әтием, бабам кабере бар… Балаларга әйтеп калдырырмын. Ул «музейны» күргәч шаккаттым, минем өчен бик авыр булды. Кемнең акчасы күбрәк, һәйкәл шулкадәр зуррак. Дин буенча алай ярамый бит. Мин андый әйбергә риза түгел, – ди ул.

Чыганак: Интертат

Фото: Салават Камалетдинов, Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк