Логотип
Хәбәрләр

Иркә оятка калган!

Татарстанның атказанган артисты Иркә оятка калган! Бу хакта ул үзенең Инстаграм аккаунтында яза. Күптән түгел җырчы үзенең Кабан күле буендагы салмак кына көйгә биеп йөргән видеосын урнаштырды. Җырч...

Татарстанның атказанган артисты Иркә оятка калган!

Бу хакта ул үзенең Инстаграм аккаунтында яза. Күптән түгел җырчы үзенең Кабан күле буендагы салмак кына көйгә биеп йөргән видеосын урнаштырды.

Җырчы саф һавада йөреп кайтырга дип Камал театры буена килә. Матур көй ишеткәч, тирә-якта кеше юклыктан файдаланып, бии башлый… Шулай да җырчының биегәнен күрүчеләр табылган икән!

«Беләм, акыл сай була кайвакыт. Биисе килде бу жырга, як-ягыма карадым кеше юк иде, рәхәтләндем…Аннан соң гына күз төште, Камал театры янында өске яктан 3 кеше исе китеп миңа карап торалар икән, оялып куйдым. Эй ярар, минем кебек җүләр белән дөнья тулган», – дип язып куйган җырчы әлеге видео астына.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @irke_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк