Логотип
Хәбәрләр

Инвалид кеше машинасын кая куярга тиеш?

Бу яңалык гаделсезлекне бетерәчәк.

Инвалид булган затлар үз автомобильләрен теләсә нинди парковкада бушлай калдыру хокукын алырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета»яза. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасына 1 апрельдә үк кертелде. Ул «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында»Законның 15 статьясына төзәтмәләр кертүне күздә тота. Әгәр машина кую урынында инвалидлар өчен махсус билгеләнгән  урын буш түгел икән, кеше аны теләсә кайсы урынга бушлай урнаштыра алачак диелә документта. Хәзер моның өчен физик мөмикнлекләре чикле булганнарга штраф каралган.Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов сүзләренә караганда, бу яңалык гаделсезлекне бетерәчәк.

Фото:знак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк