Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Әни әйтте...»

Бәләкәй идем әле... Әни каршысына утыртты да: «Менә бу нәрсә галочка дип атала, ˗ дип, минем балчыкка буялган бутыема рәсем ясап куйды.

Бәләкәй идем әле... Әни каршысына утыртты да: «Менә бу нәрсә галочка дип атала, ˗ дип, минем балчыкка буялган бутыема рәсем ясап куйды.

«Менә бу бутыйны,пычрагы катканчы юып кую, иртәгә юуга караганда күпкәәәә җиңелрәк! Син аны юып куй да, күз алдына бәләкәй генә галочканы китер. Мин молодец дип уйлап куй. Иртәгә иртән чистаны кияргә күпкә күңеллерәк булыр. Аннан кишер түтәлен ута. Ута да, күз алдына тагын теге галочканы китер. Мин молодец дип эчеңнән әйтеп куй. Берәр кайчан менә шушы бәләкәәәәй генә галочкаларың зуууур бел галкага әйләнәчәк! Син моны сизәчәксен һәм шул вакытта син аягыңда нык басып торачаксын! Син бит молодец, кызым!», ˗ диде!

Хәзер инде үземнең 17 яшьлек улым бар. Аңа да шулай дип аңлатам. Принцип галочки. Әнинең үлгәненә 17 ел була инде. Ә теге галочкаларны һәр көнне, үз-үземне җиңеп берәр эш эшләгән саен күз алдыма китерәм. Берәр кайчан минем зууууур галкам булачак !!! Әни әйтте...», дип яза Илсөя Бәдретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк