Логотип
Хәбәрләр

Илнат Фәрхуллин тормышындагы авыр вакыты турында сөйләде

Күптән түгел Илнат Фәрхуллин «Әнкәемне үбәр идем» дигән җырын тамашачыга тәкъдим иткән иде. Узган көнне ул инстаграмдагы дусларын әлеге җырның тарихы белән таныштырырга булган. Баксаң, җыр тирән мәгънәгә генә түгел, күңел тетрәндергеч тарихка да ия икән...

Күптән түгел Илнат Фәрхуллин «Әнкәемне үбәр идем» дигән җырын тамашачыга тәкъдим иткән иде. Узган көнне ул инстаграмдагы дусларын әлеге җырның тарихы белән таныштырырга булган. Баксаң, җыр тирән мәгънәгә генә түгел, күңел тетрәндергеч тарихка да ия икән...

«Моннан ике ел элек әни онкология белән авырды. Туган көнгә бер атна кала шикәре күтәрелде. Сабага хастаханәгә ятарга менде, хәле көннән-көн начарая... Туган көнне чәчәк бәйләме алдым да, киттем кайтып Сабага әнине котларга. Палатага кердем, әни үзенә охшамаган. Букетны кулына тоттырдым да, Казанга алып киттем. Бик яхшы табиб белән танышкан идем. Ризилә Ханнановна, мең рәхмәт сезгә! Әнинең бөтен җирен тикшерделәр, сәбәбен таба алмыйлар.

10 көн ятканнан соң минем үземә генә онкология түгелме икән дип әйтте. Чаптык шунда һәм таптылар. Әнигә әйтмәдем. Иртән чыгып китәм, кич өйгә кайтып елыйм (әйе, егетләр дә елый кайвакыт). Әнигә «доброкачественный» дим, бер дә куркыныч юк, алып аталар и «всё»! Табиб миңа колакка гына «50 гә 50» дип әйтеп куйды. Беренче вакыт бер кешегә әйтмәдем, абыйларга да.

Табибларга рәхмәтеме белдерәм: Фәрхәд, Гөлназ, Ләйсән.

Операциягә 5 көн кала әни белде һәм операция уңышлы үтте. Тикшеренеп торабыз. Әлеге җырның сүзләре хастаханәдә язылды, көе – студиядә. Минем әни тиз җырлар ярата. Әни турында сагышлы җырлар күп, шуңа күрә кызу темпта булсын әле дидем. Үзегезне саклагыз! Әнкәйләр янына кайтыгыз!», – дип яза Илнат. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

#рубрика «Хэр жырнын уз тарихы бар» «Энкэемне убэр идем»❤️ Моннан ике ел элек, Эни Онкология белэн авырды.. Доресен монда язам!! Энидэ шикэр авыруы, безнен туган коннэр бер конне эни белэн 10 сентябрь. Туган конгэ бер атна кала шикэр кутэрелде Сабага больницага ятарга менде,хэле коннэн кон начарая.. туган кон конне чэчкэ букетлары алдым да киттем кайтып Сабага туган коне белэн котларга. Палатага кердем Эни узенэ охшамаган,букетны кулына тоттырдым да алып киттем Казанга, бик яхшы врач белэн танышкан идем Ризэлэ Ханнановна #менрэхмэт сезгэ ? ботен жирен тикшерделэр сэбэбен таба алмыйлар. 10 кон ятканнан сон минем уземэ генэ эйтте.. Онкология тугел микэн дип. Чаптык шунда хэм таптылар,Энигэ эйтмэдем.. иртэн чыгып китэм кич ойгэ кайтып жылыйм.. (эйе,егетлэр дэ елый, кайвакыт) Энигэ эйтэм: «доброкачественный» дим бер куркыныч юк,алып аталар и всё! Врач мина колакка эйтеп куйд «50 на 50» ди. Беренче вакыт бер кешегэ эйтмэдем,абыйларга да. Зур рэхмэт? Врачларга Фархад,Гульназ,Лэйсан (Отчестволарын язмыйм) Операция га 5 кон кала Эни белде хэм операция унышлы утте ? Тикшеренеп торабыз. Элеге жырнын сузлэре больница язылды ☺️ Музыкасы Студия да ? Минем эни тиз жырлар ярата,шунар курэ Эни турында сагышлы жырлар куп кызу темпта булсын эле дидем. Узегезне саклагыз ? Энкэйлэр янына кайтыгыз ❤️ СЕЗ НЭРСЭ ЭЙТЕРСЕЗ???ЖЫР БУЕНЧА.. Сезне яратып хэм хормэт белэн мин Ильнат Фархуллин?. . . . . #ilnatsmaile #ILNATfarkhullin #энкэемнеубэридем

Публикация от Ильнат Фархуллин (@ilnatfarkhullin)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк