Логотип
Хәбәрләр

«Җиде малай» фильмыннан нәрсә көтелә?

Күптән түгел «Balmay production» компаниясе «Җиде малай» фильмын төшерә башлады. Әлеге комедия жанрында булачак фильм безгә кечкенәдән дус булып үскән  җиде малай турында бәян итәчәк. Алар һәрберсе хо...

Күптән түгел «Balmay production» компаниясе «Җиде малай» фильмын төшерә башлады. Әлеге комедия жанрында булачак фильм безгә кечкенәдән дус булып үскән  җиде малай турында бәян итәчәк. Алар һәрберсе холкы һәм образлары буенча аерылып тора, ләкин шунысы аларны чын дуслар итә дә инде.  

Әлеге фильмда яшь талантлы җырчы Искәндәр Шәкировның да роль уйнавын беләбез. Без аннан әлеге фильм турында һәм аның төшерү дәверендә кичергән хис-кичерешләре хакында сорашырга булдык:

  – «Бу фильмда Казан театр училищесын тәмамлаган егетләр уйный. Алар арасында бары мин генә актер һөнәрен үзләштермәгән. Әлеге фильмны төшерү идеясе Фирдус Тямаевның  «Җиде малай» җырыннан туды. Марсель Мәхмүтов, Рафиль Галимуллин, Фирдүс Тямаевта әлеге җырны экранлаштыру фикере туа. Беренче өлешне без ай ярым төшердек дисәң дә була. Фильм төшерү процессы бик кызыклы булды. Бу минем өчен яңа тәҗрибә иде. Моңа кадәр мин җырлый идем, сәхнәдә генә чыгыш ясадым. Ә монда исә камера алдында эшләү, башка кешенең образына керү  – минем өчен яңалык. Әлбәттә, мин булдырдым дигән теләктә калам. Без егетләр белән моңа кадәр дә дуслар идек, әмма съемкалардан соң чып-чын дусларга әйләнеп беттек. Съемкалар булмаган көнне бер-беребезне сагыныша торган идек. Гомумән, фильм кызыклы булырга тиеш, чөнки татар киноиндустриясендә моңа кадәр мондый кино булганы юк иде дип әйтсәм дә була», –  дип уртаклашты Искәндәр Шәкиров.

Автор: Фәнүзә Сираҗиева

Фото: Инстаграм  _iskander_shakirov_

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк