Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов күңелсез хәлгә юлыккан

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова белән Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов Уфага барганда күңелсез хәлгә юлыккан.

Юлда барганда, машиналарының тәгәрмәчләре тишелгән. Бәхеткә, үтеп баручы бер ир ярдәм иткән. «Яхшы кешеләр бар бит ул, Аллага шөкер», – ди Гүзәл.

Аннары алар якындагы шиномонтажга барган һәм тәгәрмәчкә, Илдар әйтмешли, операция ясаганнар. Кыскасы, тәгәрмәчне ремонтлаганнар. Эш беткәч, шиномонтаж егетләре Гүзәл Уразова белән фотога төшкән. Шулай итеп, Гүзәл белән Илдар юлларын дәвам иткән.

Чыганак: Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2516
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ришат Төхвәтуллин туеның кайчан буласын әйтте
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы