Логотип
Хәбәрләр

Гуф белән Кэти Топурия ник аерылышкан?

Рус эстрадасының популяр рэп-башкаручысы Алексей Долматов (Гуф исеме астында билгеле) инде бер елдан артык A’Studio төркеме солисткасы Кети Топурия белән өчраша. Әмма күптән түгел, Кэтиның Инстаграм б...

Рус эстрадасының популяр рэп-башкаручысы Алексей Долматов (Гуф исеме астында билгеле) инде бер елдан артык A’Studio төркеме солисткасы Кети Топурия белән өчраша. Әмма күптән түгел, Кэтиның Инстаграм битендә бәхетле парның таркалуы турында хәбәр күренде.

Җырчы үзенең шәхси битендә уйчан һәм серле карашлы аклы-каралы фотосын урнаштырган. «Бу көн мәңге йөрәгемдә калачак», – дип язган ул фото астына.

Комментарийларда аерылышуларының сәбәбен сорап язганнарга Кэти уен-көлке белән «Хәзер минем Микки Маусым бар», – дип җавап кайтарган.

Автор: А.Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк