Логотип
Хәбәрләр

«Гаилә мәсьәләсенә бик җитди карыйм»

Ришат Әхмәдуллин белән әңгәмәдән өзек.

Ришат Әхмәдуллин белән әңгәмәдән өзек.

– Булатны уйнаганнан соң, тәнкыйтьне күп ишеттегезме?

– Ишетелде, әлбәттә. Ләкин тарихта иң яшь Булат булып кереп калу да минем өчен зур дәрәҗә. Бәлки киләчәктә дә Булат образын өйрәнүчеләр булыр. Консерваторияне тәмамлаганда, диплом эшем шуңа багышланды. Булат образын башкарган барлык артистларны өйрәнеп, анализ ясадым. Тарихта мин иң яшь Булат – 20 яшьтә уйнадым. Мин “картаю” белән Булат үсә бара. Хәзер үземне күбрәк Булат итеп хис итәм, аны аңлый башладым.

– «Угол» спектакльләрендә дә, «Анна Каренина» спектаклендә дә уйнадыгыз. Бу сезгә нәрсә бирә?

– Мин – табигатем буенча авантюрист. Татар театры артисты буларак, рус спектакльләрендә уйный алуым минем өчен дәрәҗә. Аннан, рус театры белән татар театры бик аерыла. Материалны тамашачыга җиткерү үзгә. Татар театрында без күбрәк хисләр, эмоцияләр белән эш итәбез. Рус театрында ул корырак, анда башка техникага басым ясала.

– Белүемчә, сез әле гаиләсез?

– Бу сорауны гел бирәләр. Әлегә юк. Гаилә мәсьәләсенә бик җитди карыйм. Хатыным, балаларым бернәрсәгә дә мохтаҗлык тоймаска тиеш.

Әлегә мин бу юнәлештә эшлим.

– Әмма яшь 30да бит...

– Ир-атка бервакытта да гаилә корырга соң түгел. Әлбәттә ялгызлыкка күнегү куркынычы бар. Күнегеп барам инде мин. Бик каты сайлана башлыйсың. Дөрес, юләр вакытта өйләнеп калырга кирәк. Яратмыйча өйләнмим дип үземә сүз бирдем. Яратып өйләнәсем килә. Чөнки әгәр дә мин хатынымны, йөргән кызымны тулысынча яратмыйм икән, минем ул гаиләгә кайтасым килмәс иде. Кешедән бик тиз туя торган кеше мин. Миңа кешене тулысынча яратырга кирәк.

Өч тапкыр җавапсыз мәхәббәт кичердем. Мине яратсалар – мин яратмыйм, мин яратсам – мине яратмыйлар. Тик мин үз тиңемне көтәм.

Өйләнер өчен генә йөреп карадым. Тик алай булдыра алмыйм. Соңгы очрашып йөргән кызга да шулай дидем. Мин сиңа өйләнергә әзер, ләкин сине тулысынча бәхетле итәрлек дәрәҗәдә яратмыйм, дидем. Ә ул бәхетле булырга тиеш. Һәрбер кеше бәхетле булырга тиеш. Мин аны бәхетле итә алмасам, ул да бәхетсез, мин дә бәхетсез булачакмын. Балаларыбыз туса, алар да бәхетсез була. Мин бик тә кеше рәнҗешеннән, хатын-кыз күз яшьләреннән куркам. Минем яратмаган хатын янына өйгә кайтасым килми.

Билгеле, бу сөйләшүдән соң без елаштык. Ул инде хәзер кияүдә. Бер ел узганнан соң, миңа килеп рәхмәт әйтте. Син эгоист түгел, минем хакта уйлаганың өчен рәхмәт, диде.

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк