Логотип
Хәбәрләр

«Гафу ит мине, әти...»

Бүген җырчы һәм алып баручы ИлГәрәйнең әтисенә 58 яшь тулыр иде. Әтисенә багышлап җырчы инстаграмда пост урнаштырган.

Бүген җырчы һәм алып баручы ИлГәрәйнең әтисенә 58 яшь тулыр иде. Әтисенә багышлап җырчы инстаграмда пост урнаштырган.

«Безнең арада төрле чаклар булгалады, үпкәләгән, ачуланган хәтта бер-беребезне ишетмәгән!

Гафу ит мине, әти... Син миңа бик җитмисең... Синең шаяруларың, синең төпле фикерләрең, синең киңәшләрең, гомумән үзең!
Колак төбемдә һаман соңгы әйткән сүзләрең пышылдап тора:«Улым, мин киткәч әниеңә бик авыр булачак, әниеңне ташлама». Эх, әти, иртә киттең шул, бик иртә, яшәргә иде әле бит бергә!

Нигә без, якыннарны югалткач кына, барысын да аңлыйбыз икән, ә?» – дип яза ИлГәрәй.

Моннан тыш, җырчы дусты Дамир Хабибрахмановның шигырен дә постка керткән.

Бүген әти төшкә кердең,
Моңсу иде йөзләрең,
Нидер әйттең тик уянгач,
Онытылды сүзләрең.

Ятам хәзер сине уйлап,
Булмый йокыга китеп,
Шул сүзләрне саклар идем,
Мәңге онытмас итеп.

Төштә түгел, әти сине,
Күрер идем өнемдә,
Дәшәселәр килә хәр чак
Әти диеп минем дә.

Менә шулай сагындырып
Төшкә кердең бүген дә,
Әти дигән горур исем,
Мәңге, яшәр күңелемдә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк