Логотип
Хәбәрләр

Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт

Әле үзе исән чагында ук татар театрының атасы булып исәпләнгән Габдулла Кариевның тууына быел 139 ел тулды. Шул уңайдан Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артист, режиссёр, драматургның туган авылы – Колбай Мораса авылына кайтып “Габдулла – яктылык” театральләштерелгән концертын тәкъдим итте. Тамаша башланганчы авылның мәдәният йорты һәм Габдулла Кариев музеенда булу бәхетенә дә ирештек.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Колбай Морасада

Колбай Мораса авылы Мәдәният йорты мөдире Альбина Хәйруллина: “Бу мәдәният йорты бинасы 1995 елда төзелде. Мин монда 2015 елдан бирле эшлим. 10 ел эшләү дәверендә ел саен Габдулла Кариевка багышланган чаралар үткәрәбез. Яшь тамашачы театрының да беренче ел гына кайтуы түгел, шөкер. Елга бер, яки ике елга бер булса да кайтып, авыл халкы өчен матур чара оештыралар. 2023 елда кайткач концерт куйганнар иде. Традиция буенча, башта Кариевның музее каршында җыелып искә алдык, һәйкәленә чәчәкләр куйдык. Аннары музей буйлап экскурсия үткәрелде, аннан соң гына мәдәният йорты залына җыелдык. Гомумән, без монда әдәби кичәләр, очрашуларны даими үткәреп торабыз. Олылар гына түгел, балалар да Габдулла Кариев исемен гел истә тотсын, дип тырышабыз – балалар үзләренең бөек якташлары белән горурланып яши. Авылда кеше аз түгел, бергәләп шундый зур эшчәнлек алып барыла. Габдулла Кариевның чыбык очы туганнары белән дә элемтәдә торабыз. Киләсе елда бөегебезнең тууына 140 ел була. Без бу түгәрәк датаны зурлап үткәрербез дигән өметтә”. 

Колбай Морасада Габдулла Кариев музее

Габдулла Кариевның Колбай Мораса авылында урнашкан музее мөдире Люзия апа Вәлиуллинаның бөтен йөрәге белән үз эшен яратуы, Кариев шәхесен тирәннән белүе ул үткәргән экскурсиядә бик яхшы күренде:  “Музейда һәркемне яратып каршы алабыз. Мин монда инде 15 ел эшлим. 1976 елда Габдулла Кариевның тууына 90 ел туган чакта авылыбызның татар теле укытучысы, РСФСРның атказанган укытучысы Сәгәдатъ Сафина һәм күп еллар район үзәгендә редакциядә редактор булып эшләгән Сәкинә Хәйруллина мәктәптә бер кабинетта почмак оештырдылар. Алар укучыларны шушы кабинетка алып кереп, Кариев турында озын-озаклап, тәмләп сөйлиләр иде. Аннан соң тарих укытучылары Харис Садретдинов һәм Мөнир Хөсәенов авыл тарихы турында материаллар җыеп, шул ук кабинетта урнаштырдылар. Бу бинага килгәндә, музей буларак ул 1986 нчы елда, Габдулла Кариевның тууына 100 ел тулганда оешты. Бер яктан, музейның нигез ташлары булып мәктәптә җыелган экспонатлар торса, икенче яктан терәк – Норлат районы гына түгел, Татарстан тарихында да зур эз калдырган, ике тапкыр СССРның Югары советы депутаты булган, шушы бинада авыл советы җитәкчесе булып эшләгән Гөлсирин Садретдинова. Ул шушы музейны рәсми рәвештә теркәгән кеше. 1988 елда музей экспонатлар белән тулыланып, Милли музейдан да, Галиәсгар Камал театры фондыннан да күп экспонатлар алынып, тулы канлы экспозиция әзерләнә һәм музей буларак эш башлана. Музей ачылган гына елларда Г. Камал театрыннан да, башка театрлардан да бик күп артистлар килә иде. Хәзер генә юллар озынайды бугай: Кариев театрыннан кала, башка театрларны авылыбызда инде күптән күргән юк. Элек гөрләп тора идек. Театрлар бушлай спектакльләр куя, бөек режиссёр Марсель Сәлимҗанов “Кариевның туган җире – безнең Мәккә” дип атый иде. Шулай булып кала да, чөнки Кариев шикеле кеше дөньяда юктыр ул. Минемчә, аның таланты бәяләнеп бетмәгән, бүгенге көндә исеме әле күтәрелмәгән җир шикелле ятадыр сыман. Ул җир, туфракны күтәреп карасаң күпме моңа кадәр билгеле булмаган әйберләр чыгар төсле. 33 яшендә шундый коллективны җитәкләп, шундый театр төзеп, формасын да, эчтәлеген дә биреп, режиссёр, артист, драматург-җитәкче буларак та шул дәрәҗәдә зур мирас калдырган кеше безнең милләт тарихында әлегә юк. Ә бит ул әллә ни зур булмаган, гадирәк кенә татар гаиләсендә туа. 1986 елның 8 маенда Газизә апа белән Хәйрулла абый йортында Миңлебай исемле бала дөньяга килә (Габдулла Кариевның чын исеме Миңлебай Хәйруллин – авт.) Миңлебайны шушы авылдагы мәдрәсәгә укырга бирәләр. Уку тәмамлангач, Түбән Новгородта Ильяс Кудашев-Ашказарский труппасы аша театр дөньясына кереп китә. Кыска гына гомер эчендә, бернинди уңайлыкларсыз, тиешле шартлар булмаган килеш тә алар шулкадәр тырышып эшләгән. Гасырдан-гасырга күчеп, бүген ул шәхесләрнең исемнәре театрларда саклана”.

 

Кариев театры тарафыннан әзерләнгән тамаша турында театральләштерелгән концертның режиссёры Эльдар Гатауллин сөйләде: “Бу идея кинәт кенә туды. Башта безнең планда мондый спектакль чыгару юк иде. Төрле спектакльләргә әзерлек бара, шуңа концерт ясарга кирәк дигән сүз чыкты. Гади генә концерт итеп эшлисе килмәде. Театрның яшь актёры Айрат Шамс белән утырып, үзебездә булган идеяләрне тупладык. Репетицияләр күп булмаса да, бик продуктив эшләдек. Безнең театральләштерелгән концерт төрле спектакльләрдән өзекләрдән тора: кайберләре инде элеккеге репертуар сандыгында яткан спектакльләрдән өзекләр, ә кайберләрен яңадан уйлап өстәдек. Барлык өзекләр дә сюжет буенча үзара бәйләнгән. Бу театральләштерелгән концертны тулы канлы спектакль буларак репертуарга да кертергә булыр мөгаен. Колбай Мораса авылындагы тамашачыга беренче тапкыр күрсәткәч, тамашачының реакциясен тойгач, спектакльнең уңай якларын да күрдек, үзебезгә тагын нинди өстәмәләр кертеп булуын билгеләп куйдык. Музыкаль бизәлешен үзгәртеп, динамикасын бераз үстереп тамашачыларыбызга тагын да сыйфатлы спектакль тәкъдим итү уе бар. Вакыт буенча без аны кыска дип санамадык. Заманасы да шундый бит – мәгълүматны тиз кабул итәбез, тиз эшлибез. Бу спектакльне мәктәп балаларына күрсәтү планы бар – Яшь тамашачы театры булгач, аудиториябез хакында да онытырга ярамый, бер дәрес кысаларына сыйдырырга тырышсак, яхшы булыр иде. Театр җитәкчелеге кирәк дип тапса, кыскарткан өлешләрне кире кайтарып, зуррак спектакль форматына кадәр үстереп тә була. Аңа карап эчтәлек бик үзгәрмәячәк. Без монда Габдулла Кариевның иҗади тормышын, юлын күрсәтәбез. Ул безнең өчен бик якын, чөнки үзебез дә театр дип янып торучылардан. Күп әйберләр бездә дә ясалма килеп чыгарга мөмкин, ләкин безне бу куркытмый. Ул безнең өчен иҗади процесс, бик күп әйбер үзебездән тора. Без шул процесста янып яшибез. Шуңа күрә безгә Габдулла – яктылык, аның яктылыгы хәзер дә юл күрсәтеп, безгә маяк, терәк булып тора.

Музыкаль рәткә зур игътибар бирелде. Театральләштерелгән концерт буларак чыгарсак та, без аны барыбер күбрәк спектакль итеп кабул итәбез. Чөнки бу хезмәткә зур көч куелды. Автор, режиссёр, вокал буенча остазыбыз, бию буенча укытучыбыз, актёрлар – бу спектакльне әзерләүдә төрле яклап өлеш кертелде. Спектакльдәге җырларга килгәндә, күбрәк халык җырларына өстенлек бирдек. Алар да юктан гына табылмады, театрыбыз репертуарында булган, элегрәк уйналган спектакльләрдә җырланган халык җырлары. Шул рәвешле, без тамашачыны Кариевлар заманында булган җырлар белән дә таныштырдык. Шуңа өстәп, театрыбызның 30 еллыгына язылган гимнны да бу спектакльгә кертүне урынлы дип санадык”.

"Габдулла - яктылык" театральләштерелгән концерт

"Габдулла - яктылык" театральләштерелгән концерт 

"Габдулла - яктылык" театральләштерелгән концерт

Фото – Таңсылу Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021