Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев төркеме биючесе Альберт Әхмәтов: «Төрле чагы була»

Кайбер биючеләр ут чәчеп торган дәрте белән шаккаттыра. Эстрадада җырчы һәм биюченең бик уңышлы тандемнары да очрый. Сәхнәдә ут чыгара торган Фирдүс Тямаев төркемендәге биюче Альберт Әхмәтов белән бию, дәрт, җитәкче буларак Фирдүс һәм гаилә турында Ватаным Татарстан сөйләшкән.

Кайбер биючеләр ут чәчеп торган дәрте белән шаккаттыра. Эстрадада җырчы һәм биюченең бик уңышлы тандемнары да очрый. Сәхнәдә ут чыгара торган Фирдүс Тямаев төркемендәге биюче Альберт Әхмәтов белән бию, дәрт, җитәкче буларак Фирдүс һәм гаилә турында Ватаным Татарстан сөйләшкән.

Блиц-сораштыру

– Яраткан җырчыгыз?

– Миңа барысы да ошый. Җырчы түгел, җырыннан тора.

– Биюче булмасам…

– Белмим. Аллаһы Тәгалә ни язган, шул һөнәрне сайлар идем.

– Биюдәге осталык  ул – сәләтме, әллә тырышлык нәтиҗәсеме?

– Кемдер барысын да тиз отып ала, яшьтән бик сәләтле була, кемдер тырышлыгы белән генә алдыра. Ләкин аның икесе дә баланста булырга тиеш.

 

 – Альберт, ни өчен нәкъ менә биюче һөнәрен сайладыгыз?

– Ул һөнәр канда бардыр инде, чөнки минем әби бик оста биегән. Кечкенә чагымнан ук тик тормаганмын: бәйрәмнәр дисеңме, күрше-күлән беләнме. Мине биетәләр, ә биегән өчен йә акча, йә тәм-томнар тоттыралар иде. Үсә төшкәч, чынлап торып кызыксына башлаган идем, ләкин укуымны бу юнәлеш буенча дәвам итмәдем, әти-әнинең еракка җибәрәселәре килмәде чөнки. Ике ел электромонтер һөнәрен үзләштердем, анда да биюдән аерылмадым. Аннан – Казан һәм, ниһаять, үзем теләгән уку йортына керү бәхете! Шунда мине «Сәйдәш»кә дәштеләр, анда ун еллап биедем. Ул елларда күп кенә чит илләрне, чит төбәкләрне күрергә насыйп булды.

– Биюдә яшь мөһимме?

– Юк, миңа калса. Менә миңа 38 яшь тула, ләкин берәү дә кырыкка җитәсең икән, дими. «Шушы яшьтә болай биеп буламыни?!» – диләр. Биегәнгә күрә шулай сакланганмындыр инде мин. Үзеңне формада тотсаң, дөрес туклансаң, гәүдәң зифа була – рәхәтләнеп биисең. Аннан соң, бик сәләтле яшь биючеләр бар, шул ук вакытта, әллә ни шаккаттыра алмый торганнар да очрый.

– Сез шуның кадәр энергияне каян аласыз соң?

– Кем ничектер, әмма миңа халык ярдәм итә. Сәхнәгә чыгуга, дәррәү кул чабып каршы алсалар, шуның кадәр рәхәт булып китә! Әлбәттә, кәефсез, хәлсез чаклар да була, әмма моны тамашачы сизәргә тиеш түгел.

Аннан соң, мине тормыш иптәшем, балаларым, әти-әнием  рухландыра. Уңышларымны күреп, миннән дә ныграк сөенәләр. Шуңа тагын да тырышасы килә.

– Фирдүс Тямаев белән күптән танышмы сез? Ул нинди җитәкче?

– Быел Фирдүс белән танышканыбызга 13 ел була инде. Шуның 10 елы концертларда узды. Биш кешелек иҗат төркеме белән «Девятка» машинасында ярымтулы залларга концертлар куеп йөрүдән башлаган идек. Өчәр сәгать туктамый биегән чаклар да булды.

Фирдүс белән эшләүнең ниндидер үзенчәлеге бардыр, дип әйтә алмыйм. Төрле чагы була: ачулана да, мактый да – шунсыз булмый. Фирдүс беркайчан да эш белән шәхси мөнәсәбәтләрне бутамый, менә ул ягына сокланмый мөмкин түгел! Аның да, минем дә авыр чакта ярдәм кулын сузмый калганыбыз юк – бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез.

– Аның белән булмаса, тагын кем төркемендә эшләр идегез?

–  Үземне башка җирдә күз алдына китерә алмыйм.

– Биеп кенә тормыш алып бару кыен түгелме?

– Өйләнүемә 12 ел була инде, ике бала тәрбиялибез. Һөнәрем безне ач тотмый. Һәр өлкәнең үз кыенлыгы булган кебек, бездә дә ал да гөл генә түгел. Гастрольләр вакытында әти-әниләр бик булыша, аларга рәхмәт.

– Ничек уйлыйсыз, бүген биючеләргә хөрмәт һәм игътибар җитәме?

– Биюченең үзеннән торадыр ул. Гомумән, нинди һөнәрне генә алсак та, ул үзен ничек күрсәтә, башкалар да аңа карата шундый мөнәсәбәттә була. Мескенләнеп, ни әйтсәң, шуңа риза булып йөрсәң, сине башкалар нигә хөрмәт итәргә тиеш соң әле?

Әлбәттә, күп вакыт биючеләр күләгәдә кала. Ягъни җырчы сәхнә уртасында булгач, күп игътибар аңа юнәлтелә. Ә биючеләре булмаса, сәхнә буш кебек тоела. Концертка җырчыны тыңлыйм дип килгән халык, аның һәм иҗат төркеменең уртак җимешен күреп кайтып китә, аларны бербөтен итеп кабул итә.

Автор: Лилия Гыймазова

Чыганак, фото: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк