Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаевның бәлеше көйгән

Тямаевның язылучылары бәлеш белән булган хәлне дә хәтерлидер әле. Базарлы Матакта яраткан тамашачысы җырчыга бәлеш пешереп алып килгән иде. Фотода бәлешнең өсте көйгән кебек күренә. И, чәйнәп тә күрсә...

Тямаевның язылучылары бәлеш белән булган хәлне дә хәтерлидер әле. Базарлы Матакта яраткан тамашачысы җырчыга бәлеш пешереп алып килгән иде. Фотода бәлешнең өсте көйгән кебек күренә. И, чәйнәп тә күрсәттеләр инде шуны. «Что за көйгән бәлеш бу?», «Эх, әрәм иткәннәр!» дип хатын-кызлар язса, «Бәлеш горелый просили, да?» дип, ир-атлар да фикер калдырды. Соңрак бәлешнең хуҗасы да элемтәгә чыкты. “Бәлешнең көймәгән икәнен бүген күп кеше күрде. Инстаграмда күргәч, исем китте. Бар гаеп фотога төшергәндә ут яктылыгында дип уйлыйм. Барыгызга да рәхмәт, тик мине үпкәләтергә тырышу файдасыз. Андый янган бәлешне мин алып бармас идем», ‒ дип язды. Фирдүс җавапсыз калмады, шунысы өчен рәхмәт аңа. «Апа, җаным, Алланың рәхмәте яусын! Яраткан өемә алып кайттым, хатыныма, улыма авыз иттерергә, бик тәмле пешергәнсез. Аллаһы Тәгалә сезне ризыктан аермасын, амин. Җәмәгать, минем әнием яшендәге апа безгә бәлеш пешереп килгән. Әзрәк әдәпле булыгыз, сезнең әниегезгә шулай язсалар, матур буламы? Бөтенләй иманыгызны югалттыгызмы әллә?» ‒ дип җавап кайтарды.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк