Логотип
Хәбәрләр

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бер хатын белән 48 ел яшим»

- Сәясәтче ир-ат булуда тормыш иптәшегезнең роле ни дәрәҗәдә? - Хатынымның ролен бәяләве кыен. Аңа сабырлык күбрәк, иренә терәк булу, аны аңлау кирәк. Миңа бик «повезло». Җитди итеп тә, көлеп тә әйтә...

Сәясәтче ир-ат булуда тормыш иптәшегезнең роле ни дәрәҗәдә?

- Хатынымның ролен бәяләве кыен. Аңа сабырлык күбрәк, иренә терәк булу, аны аңлау кирәк. Миңа бик «повезло». Җитди итеп тә, көлеп тә әйтәм: бер хатын белән 48 ел яшим. Балалар үстердек, оныклар тәрбиялибез. Ул – гаилә учагын саклаучы. Минем тормыш иптәшем ул магнит кебек үзенә тартып тора. Шимбә саен оныклар белән балалар килә, мунча ягыла. Кая гына барса да, бүләксез, сувенирсыз кайтмый. Минемчә, һәр гаиләдә хатын-кыз зур роль уйныйдыр. Тәмле пешергәне өчен генә түгел. Ул – теләсә кемнең уңышын булдырган нигез. Хатын-кыз булган өйдә чисталык хөкем сөрә, өс-башың энәдән-җептән каралган, тылың көчле, өйдә хатының көтә.

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк