Элвин Грей турында: «Аны бит ир-ат дип тә әйтеп булмый!»
Шушы көннәрдә Элвин Грейның Уфада ачылачак Әр-Рәхим мәчете ачылышында азан әйтәчәге билгеле булды. Танылган көрәшче Ринат Фәхретдинов моңа каршы чыкты.
Шушы көннәрдә Элвин Грейның Уфада ачылачак Әр-Рәхим мәчете ачылышында азан әйтәчәге билгеле булды. Танылган көрәшче Ринат Фәхретдинов моңа каршы чыкты.
ММА сугышчысы үз фикерен видеога яздырып, инстаграм битендә урнаштырган. Фәхретдинов Элвин Грейны ир-атка санамавын әйтте: «Хурлык бу! Башкортстанда азан әйтерлек мөфтиләр җитәрлек. Һәрбер кеше үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Мәчеткә кагылмасын!
Әгәр дә намуслы кеше булса – бер хәл. Ләкин сез аның прическасын, киемен күрдегезме соң? Аны бит ир-ат дип санап та булмый! Бу бары тик минем фикерем генә, әйтәсе сүзләрегез булса – языгыз. Әмма мин аны ир-ат буларак кабул итмим».
Көрәшче ачыктан-ачык моны болай гына калдырырга җыенмавын билгеләп үтте. «Андый кешеләргә азан әйтүгә юл куярга ярамый. Бәлки ул дин юлына шулай кереп китәр, дип әйтерсез. Сүз дә юк, киләчәктә, бәлки, шулай булыр да. Ләкин хәзер аңа адәп-әхләккә өйрәнергә кирәк», – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
Комментарий юк