Логотип
Хәбәрләр

«Егетлек түгел бу...»

Салават Миңнеханов инстаграм тасмасында электр энергиясе белән тәэмин итүче компаниягә мөрәҗәгать итә. Станциядә булган авария аркасында күп кеше утсыз калган.

Салават Миңнеханов инстаграм тасмасында электр энергиясе белән тәэмин итүче компаниягә мөрәҗәгать итә. Станциядә булган авария аркасында күп кеше утсыз калган.

«Күз алдына китерәсезме, безнең «Новая Вишнёвка» посёлогында инде 15 сәгать электр энергиясе юк. Безне тәэмин итүче компания – бик зур һәм бай оешма. Меңләгән кеше утсыз ничә сәгать утыра! Бу бит хурлык!» – дип орыша җырчы.

Җырчының әлеге мөрәҗәгатьне инстаграм битендә урнаштыруын укучылар ошатып җиткермәделәр. Шактый инстачылар әлеге компанияне яклап чыктылар.

«Башта шалтыратып ни булганын ачыкларга кирәк, авария төрле катлаулыкларда була. Мондый һава торышында егетләр эшли алмый, ачы җил чыккан, салкын вакытлар да була бит... Бүгенгесе көндә ут белән тәэмин итү, Совет чорындагы кебек түгел, әзрәк сабырлык кирәктер, миңа калса, әгәр сезне шулай бөтен социаль челтәрләргә мыскыл итсәләр, эшләгән кешенең башына суккан кебек бит бу, эшнең һәм проблеманың нәрсәдә икән белмичә гаеп итү, килешле эшме икән, уйлап карагыз әле?!»;

«Хөрмәтле Салават! Бу егетләр тәүлек буе өйләренә кайтмыйча, ризык һәм сусыз, яңгыр астында, җитешсезлекләрне бетерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Аларны әнә шулай кычкырып гаепләү – менә бу хурлык! Сез бер минутка да уйланмагансыз бит! Кайда сезнең кешелеклелегез?!»;

«Төрле хәлләр була. Кыш түгел ич, бераз түзеп торырга да була. Һәрнәрсәгә дә әзер булырга кирәк»;

«Сетевая компания эшчеләре алдында гафу үтенергә туры килмәсен Сезгә. Бер генератор алып куя алмыйсыз мени җырлап йөреп тә? Сәбәбен белмичә авыз тутырып компанияне гәепләу егетлек түгел», – дип язалар инстачылар әлеге пост астында.

Фото: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк