Логотип
Хәбәрләр

Дөньялар үзгәреп тора...

Бүгеннән Татарстанда ковид буенча чикләүләр катгыйланды. Әлеге үзгәрешләр артистлар эшенә дә тәэсир итә. Бу үзгәрешләргә Рамил Шәрәпов ничек карый?

Бүгеннән Татарстанда ковид буенча чикләүләр катгыйланды. Әлеге үзгәрешләр артистлар эшенә дә тәэсир итә. Бу үзгәрешләргә Рамил Шәрәпов ничек карый?

«Мин әйтәм, көн саен дөньялар үзгәреп тора. Ике атналык та план корып булмый торган вакытта яшибез. Иртәгесен нәрсә буласын да белмисең. Әллә нинди куар кодлары чыкты. Бәдрәфкә дә шул кодлар белән йөртә башламасалар ярый инде...

Юкса, яңа матур программалар эшләп, бөтен күңелне биреп, концертларыбызны башлап җибәргән идек. Без – артистларның ипие шул бит инде. Э-эх, без теләгәнчә генә бармый шул бөтен әйбер... Аңлыйбыз инде: кемнәрнеңдер концерт карарга кәефе дә юктыр. Аннан халыкны да куркытып бетерделәр. Үтүкне күтәрсәң дә, һаман шул бер әйбер сөйлиләр...
Никадәр генә сезне күрәсебез килсә дә, законнарга каршы барып булмый шул. Күрешкән кадәр күрешүләр насыйп итсен иде. Ләкин югалып калмам, бер дә булмаса интернет аша булса да, кәефләрегезне күтәреп торырмын.

Иң мөһиме: Аллаһы Тәгалә сезне исәнлектән аермасын, гаиләгездә югалтулар булмасын! Исән-имин генә булыгыз! Калганы әкренләп җайланыр!» – үз фикерен инстаграм сәхифәсендә җиткерә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк