Логотип
Хәбәрләр

Дәниф Шәрәфетдинов видеомөрәҗәгать яздырган

Күптән түгел яраткан җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдинов озак еллар дәвамында көчле авырудан дәваланганы билгеле булды. Кыйммәтле даруларга акча җитмәү сәбәпле, җырчы авырудан интегә башлый.

Күптән түгел яраткан җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдинов озак еллар дәвамында көчле авырудан дәваланганы билгеле булды. Кыйммәтле даруларга акча җитмәү сәбәпле, җырчы авырудан интегә башлый.

Берничә көн эчендә артистлар һәм матбугат ярдәмендә әлеге хәбәр бик тиз тарала һәм Дәниф әфәндегә акча җыя башлыйлар. Бүген артист видеомөрәҗәгәтендә барысына да рәхмәтен җиткерә:

– Минем язмышыма битараф булмаганыгыз, авыр чакта ярдәм кулын сузганыгыз өчен үзем һәм гаиләм исеменнән сезгә чын күңелемнән рәхмәт әйтәсем килә. Нинди генә сүзләр белән дә күңелемдәге хөрмәтемне җиткереп бетерә алмам кебек. Газиз әнкәемнең дә сезгә әйткән сүәләрен җиткерәсем килә. «Улыма шулай ярдәм иткәнегез өчен Аллаһы Тәгалә сезнең үзегезгә көтмәгән җирләрдән зур-зур сөенечләр, муллык, сәламәтлек җибәрсен», – диде әнкәем. Якташларыма, авылдашларыма, туган районым Актаныш җитәкчелегенә, радио-газета журналистларына, интернет сайтларга зур рәхмәт. Аерым рәхмәтем шушы хәлне интернетка күтәреп чыгарган сәхнәдәшләремә. Алдагы көннәрдә сез миңа яшәргә, эшләргә, сәхнәгә чыгарга көч-куәт бирдегез. Шушы авырлык белән ялгызымны гына калдырмаганга рәхмәт сезгә, – дип сөйли ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк