Логотип
Хәбәрләр

«Дәүләттән акча алыр өчен бала ташыйлар...»

Хатын-кызның иң гүзәл, иң матур чагын шундый пычрак сүзләр белән каралтучы кешеләрне чын күңелдән аңламый алып баручы.

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗапованың өченче бәби көтүен күпләр белә. Артист кешенең халык арасында, шул исәптән телевидение һәм Интернетта еш күренүе табигый күренеш. Шуңа да карамастан Зәмирәнең йөкле килеш фотога төшүен яратмаучылар да юк түгел икән. Хатын-кызның иң гүзәл, иң матур чагын шундый пычрак сүзләр белән каралтучы кешеләрне чын күңелдән аңламый алып баручы.

(Текст үзгәртелмәде):

«Мондый фотолар башка минем лентада булмас индеее... «Корсак киеру» темасына шундый куп комментарийлар килде. Шул кадәр җылы, матур теләкләр язгансыз! Рәхмәт.

Бәбигә узгач, кайбер матбугат чаралары бу хакта язып чыкты. Мин әлбәттә каршы булсам да. Чөнки, андый постлар астына әйтерсең лә бер дә бәби алып кайтмаган, усал, әшәке күңелле кабәхәт хатыннар җыела. Ни генә язмыйлар...

«... акчаларын как куярга белмиләр, бала ташыйлар»

«Дәүләттән акча алыр өчен бала ташыйлар, мескеннәр, акча җитми...»

«Артистлар мода куа...»

«Сездә генә инде бала, а то без тампаган...»

«Сезнең балагыз кешегә нигә кирәк, мактанмагыз, тыйнак булыгыз...»

Фуууу... гадәттә бу смсларнын авторы олы яшьтәге хатыннар. Күбесенең балалары, оныклары бар! Гыйбрәт!

Ничек телләре әйләнә, диген йөрәк астында бала йөрткән хатын кызга әнә шулай, дип язарга.

Әгәр дә матбугат чаралары яза икән, монда бәби көтүче артистларның бер катнашы да юк. Бер генә артист та менә мин йөкле, языгыз әле, дип бармый.

Минем иң нервыга тигәне, тоталар да «фермада сыер савып карагыз... бала ясаганчы, бизнес төзегәнче, җырлап йөргәнче...». Таптылар чагыштырыр нәрсә. Мин күпме хуҗалыкларны беләм Татарстанда, ул фермаларга бөтен кеше дә эләгә алмый. Конкуренция анда. Аннары, һөнәр ул һәркемнең ихтыярый сайлау момкинлеге. Берәүне дә сайлап, «син артист бул, ә син сыер сау», димиләр. Артист булу һәм бала табу өчен, бизнес төзү өчен беркемгә дә чикләз юк. Бүгенге көндә бигрәк тә. Тот та эшлә, пажалыста!

Әгәр дә кем дә булса теләми яки кулыннан килми икән, артистның гаебе юк. Таптылар бер «крайний» кеше. Иманым камил, күпләр артист тормышы белән берәр ай яшәп карагач, лутшы мин сыерларым янында җайлап эшлим дә, өемә, ирем, балаларым янына кайтып, үз хуҗалыгымда рәхәтләнеп яшим, диячәк», – дип яза Зәмирә Рәҗапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк