Логотип
Хәбәрләр

Динә Закирова гаиләсендә зур югалту

Танылган скрипкачы Динә Закирова инстаграм сәхифәсендә укучылары белән кайгысы белән уртаклашты. Динә бер-бер артлы якын кешеләрен җирләгән.

Танылган скрипкачы Динә Закирова инстаграм сәхифәсендә укучылары белән кайгысы белән уртаклашты. Динә бер-бер артлы якын кешеләрен җирләгән.

«Аерылышу авыр бит. Бер-берсе артыннан иң-иң якыннарыбыз китте... Яраткан әбиебез Рузалия, сөекле абыебыз Илдар, бик юксынырбыз үзегезне. Бу кайгылы вакытыбызда янәшәбездә булган дусларга, туганнарга бөтен гайләбез исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәм!» – дип язган ул.

«Сәхнә» журналының редакциясе Динә Закированың тирән кайгысын уртаклаша, мәрхүмнәренең туганнарына сабырлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк