Логотип
Хәбәрләр

Дилә Нигъмәтуллина: «Миңа ярарга бик авыр»

Артистларны бик таләпчән һәм «каприз»лы халык дип яманлыйлар, шулай да күбесенчә болар барысы да нигезсез тәнкыйтькә генә кайтып кала. Ни өчен дигәндә, иҗат кешесе һәр нәрсәне җиренә җиткереп, бөтен н...

Артистларны бик таләпчән һәм «каприз»лы халык дип яманлыйлар, шулай да күбесенчә болар барысы да нигезсез тәнкыйтькә генә кайтып кала. Ни өчен дигәндә, иҗат кешесе һәр нәрсәне җиренә җиткереп, бөтен нечкәлекләрен исәпкә алып эшләргә күнеккән. Бу аңлашыла да, иҗат эшчәнлегенең нәтиҗәсе – сәхнәдә меңләгән тамашачы хозурына тәкъдим ителә бит!

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да үзенең бик таләпчән кеше булуын искәртә. Ләкин... Иҗат өлкәсендә түгел, ә ремонт эшендә! Әйе, нәфис буйлы, нечкә куллы кечкенә генә Диләнең җир җимертеп ремонт ясавына ышана аласызмы сез? Бу хакта Дилә үзенең Инстаграм тасмасында хәбәр итә.

«Мин кечкенә чактан өйдә берәр нәрсә сүтеп, җимереп-төзеп үзгәртергә ярата идем. Мин ремонт эшләүдән бер ләззәт алам. Бигрәк тә буяудан. Бераз вакытым булган саен берәр нәрсә үзгәртеп кенә торам. Бу юлы йокы бүлмәсендә хоз. зона эшләргә теләдем. Анда минем тегү машинасы торачак . Якыннарым инде ияләнеп беттеләр: «Тагын ремонт», – дигән яңалыкка. Мин шаярып әйтәм: «Ремонт түгел, үзгәреш кертү». Әмма бер тискәре ягы бар моның: миңа ремонт эшләргә килгән кешеләрне интектереп бетерәм сыйфатына бәйләнеп. Үзе эшли белгәннәргә ярарга бик авыр шул. Сезнең арагызда да бар мы шундый ремонт кортлары? – дип яза җырчы. (Текст үзгәртелмәде – А.Г.)

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @dilyanig

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мин кечкенә чактан өйдә берәр нәрсә сүтеп , җимереп- төзеп үзгәртергә ярата идем. Мин ремонт эшләүдән бер ләззәт алам. Бигерәк тә буяудан. Бераз вакытым булган саен берәр нәрсә үзгәртеп кенә торам. Бу юлы йокы бүлмәсендә хоз. зона эшләргә теләдем. Анда минем тегү машинасы торачак . Якыннарым инде ияләнеп беттеләр: "Тагын ремонт ,"-дигән яңалыкка. Мин шаярып әйтәм: "Ремонт түгел, үзгәреш кертү))". Әмма бер тискәре ягы бар моның: миңа ремонт эшләргә килгән кешеләрне интектереп бетерәм сыйфатына бәйләнеп. Үзе эшли белгәннәргә ярарга бик авыр шул). Сезнең арагызда да бар мы шундый ремонт кортлары? #моехобби #дилянигматуллина #сафинамухина #выходные #мойдом

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк