Логотип
Хәбәрләр

Чаллыга миллионнар бүленә...

Контрактның башлангыч бәясе – 757 млн. сум.

Татарстанның Главинвестстрой оешмасы Чаллыдагы «Мастеровые» рус драма театры төзелешен дәвам итүгә тендер игълан итте. Контрактның башлангыч бәясе – 757 млн. сум. Эшләр 30 ноябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Катнашу өчен гаризалар 2 февральгә кадәр кабул ителә.

Күптән түгел театрның «Мәдәниятне үстерү» адреслы федераль программа буенча төзелеп бетәчәге хәбәр ителде. Шулай ук мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында «Родник»мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясау да дәвам итәчәк.

«Мастеровые» театры төзелеше 2020 елның көзендә башланып китте. Анда фотомастер, тавыш яздыру студиясе, видеотека, архив, күргәзмә залы, кече һәм зур репетицияләр заллары урнашачак.

Фото мастеровые

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк