Чаллы кешесе Элвин Грей машинасын рөхсәт ителмәгән урында туктаган килеш фотога төшергән
Социаль челтәрләрдә Чаллы пабликларының берсендә җырчы Элвин Грейның машинасы төшерелгән фото таралды. Сурәттән күренгәнчә, машина рөхсәт ителмәгән урында парковкаланган. Ак төстәге «Лексус» Элвин Гр...
Социаль челтәрләрдә Чаллы пабликларының берсендә җырчы Элвин Грейның машинасы төшерелгән фото таралды. Сурәттән күренгәнчә, машина рөхсәт ителмәгән урында парковкаланган.
Ак төстәге «Лексус» Элвин Грей (Радик Юлъякшин) машинасы булуында шикләнерлек түгел. Машина янында басып торучы кешеләрнең берсе җырчы үзе булуын җанатарлары яхшы таный. Шулай да, фотография янындагы ачулы сүзләрне Элвин Грей фанаты язмаган, булса кирәк.
«Йолдызлар өчен закон юкмы әллә? Сара Садыйкова исемендәге Концерт залы каршына Элвин Грей машинасын нормально гына туктатып куйган, шулаймы?» - дип язган бу кеше.
Әлеге факт турында рәсми җавап булмады әле.
Бу көннәрдә Элвин Грей Чаллыда концертлар куя. Кулы сынган булса да, җырчы Чаллыдагы концертын башка көнгә күчермәгән.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә 5 яшь! «Бию көрәше» җиңүчеләре билгеле.
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
Комментарий юк