Чаллы театры Мытищи шәһәрендә фестивальдә катнашты
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры VII Халыкара «Подмосковные вечера» театр фестивалендә катнашты.
29 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә Мытищи шәһәренең «ФЭСТ» театры зур сәхнәсендә «Капка» драмасы (автор – Айгөл Әхмәтгалиева, режиссёр – Олег Кинҗәгулов) тулы залга уйналды. Тамашачылар спектакльне алкышлар белән кабул итте. Театр коллективын котларга Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Венерович Фәйзуллин да килгән иде, ул да җылы сүзләрен ирештерде.
Әлеге фестивальдә катнашу өчен 200гә якын театрдан – 300 спектакльдән гариза кабул ителгән, экспертлар советы аларның 13ен сайлап алган. Фестиваль дәвамында Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм Казахстаннан килгән коллективлар үз тамашаларын тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк