Быелгы бозга ышанма!

Татарстан сулыкларында йөрү куркыныч. Боз калынлыгы әлегә тиешле 10 см га җитмәгән! Ноябрьдә берничә көн салкын булуга карамастан, ул тиешле калынлыкта боз кату өчен җитәрлек булмаган. Айның соңгы көннәрендәге яңгыр да кар-боз эрүенә китергән. Боз астында аккан су белән ул «ашалып» беткән яки җимерелгән. Шуның белән боз формалашу процессы акрынайган дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе белгечләре.
Билгеле булганча, Татарстанда ике кеше боз астына төшеп китте. 21 ноябрь көнне Лаеш районындагы Мишә елгасында ике балыкчы коткарылды, 27 ноябрьдә Чистай районында бер ир-ат һәлак булды.
Боз калынлыгы турында мәгълүматны һәр җомга саен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтында белеп булачак.
Фото: лёд
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте