Булат Бәйрәмов кыярлары белән мактана
Популяр алып баручы Булат Бәйрәмов үзенең Инстаграм язылучыларын кызыклы табыш белән шаккаттыра. Ләйсән Гыймаеваның әнисе, Булат сүзләренчә «теща» тәрәзә төбендә кыярлар үстерә икән! Чыннан да, кечкен...
Популяр алып баручы Булат Бәйрәмов үзенең Инстаграм язылучыларын кызыклы табыш белән шаккаттыра. Ләйсән Гыймаеваның әнисе, Булат сүзләренчә «теща» тәрәзә төбендә кыярлар үстерә икән! Чыннан да, кечкенә генә савытларда үсеп утырган, сабаклары бауга тарттырып куелган кыярлар инде өлгергән дә. Кияве шул хөрмәткә җыр да чыгарган «Тәрәз төбем минем берничә, тәрәз саен кыярлар үсә», – дип җырлый ул үзенең «тещенька»сын мактый-мактый. Кыярларның шулай яхшы үсүенең сәбәбен дә белә Булат – алар кечкенә Зәйнәпнең смесь савытларында үсә икән бит!
Тәрәзә төбендә кыяр үсми инде диючеләр булса, видеосын үзегез карагыз, дуслар. Үстерү буенча киңәшләр кирәк булса туп-туры Ләйсәннең әнисенә мөрәҗәгать итә аласыз. Булат Бәйрәмов үзе рөхсәт бирде.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @bulat_bairamov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
-
Кариев театры актёры «Аккошым» җырын чыгарды!
Комментарий юк