Логотип
Хәбәрләр

Бик кызганыч...

Татар эстрадасының популяр җырчысы Дилә Нигъмәтуллина үзенең Инстаграм аккаунтында еш кына проблемалы сораулар күтәрә. Бу юлы җырчы тамашачылары белән авыллар бетү темасына фикер алыша.

Татар эстрадасының популяр җырчысы Дилә Нигъмәтуллина үзенең Инстаграм аккаунтында еш кына проблемалы сораулар күтәрә. Бу юлы җырчы тамашачылары белән авыллар бетү темасына фикер алыша.

«Минем авылдан шәһәргә чыгып киткән кешеләргә сорау: нинди сәбәп сезне кире авылга кайтарыр иде? Аның өчен нәрсә кирәк икән?
Ничек уйлыйсыз, ә авылларга элекеге актив тормышны кайтарыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? Гомумән, ул авыллар кирәкме икән? Күбесе бетеп бара, хәтта заманында гөрләп торганнары да...» – дип яза Дилә.
Шулай ук артист яшьлек елларын да искә төшереп ала. «Кичә Сәфинә белән мәктәпкә барып кайттык. Күптәннән кергән юк иде. Бик чиста, пөхтә, әлбәттә, күп әйбер үзгәргән, әмма атмосферасы шул ук.
Быел 10,11 нче сыйныфлар булмый икән, чөнки балалар юк. Барлыгы 90 бала гына укыячак. Ә без укыганда 400 гә якын булгандыр. Миңа калса, дәүләт дәрәҗәсендә ситуацияне 5 ел эчендә үзгәртмәсәң, мәктәптә укытырга балалар калмаячак. Менә шундый моңсу хисләр белән Казанга кайтып киттек...» – ди башкаручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк